Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

СЕЗ ДӘ КАТНАШЫГЫЗ: Иң мөһиме – сезнең фикер

Актаныш районында мәдәният, мәгариф һәм спорт оешмалары эшчәнлегенең сыйфатына мөстәкыйль бәя бирү үткәреләчәк.

Россия Федерациясенең 05.12.2017 елның 392-ФЗ санлы “Мәдәният, сәламәтлек саклау, мәгариф, социаль хезмәт күрсәтү, “Медицина-социаль экспертиза“ федераль оешмаларының хезмәт күрсәтү шартлары сыйфатына бәйсез бәя бирүне камилләштерү мәсьәләләре буенча Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр” кануны нигезендә, Актаныш районында мәдәният, мәгариф һәм спорт оешмалары эшчәнлегенең сыйфатына мөстәкыйль бәя бирүне үткәрү буенча район җәмәгатьчелек советы хәбәр итә: 2019 ел дәвамында районда мәдәният, мәгариф һәм спорт оешмалары күрсәтә торган хезмәтләрнең сыйфатын бәяләү максатыннан, социологик сораштыру үткәреләчәк. Сездән, битараф булмыйча, анкетада бирелгән сорауларга дөрес җавап бирүегез сорала. Социологик сораштыруда актив катнашсагыз иде. Анкета җаваплары анализланып, нәтиҗәләре оешмалар (мәктәпләр, балалар бакчалары, мәдәният йорты һәм китапханәләр) эшчәнлегенең сыйфатын күтәрү, матди-техник базасын яңарту һәм халыкка хезмәт күрсәтүне яхшырту максатыннан район җитәкчелегенә җиткереләчәк.

Халык фикерен белү, өйрәнү нинди тәртиптә башкарылачак соң? Бик гади һәм уңайлы: анкета сорауларына җавап бирергә генә кирәк. Анкетада язылган җаваплар анализланып, югарыда телгә алынган оешмаларның хезмәт күрсәтүдәге сыйфат дәрәҗәсе бәяләнә.  Социаль хезмәт күрсәтүдә уңайлы шартлар тудырылганмы һәм алар халык өчен кулаймы, мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында тәрбия бирү һәм укыту сыйфаты канәгатьләндерәме һәм башка сораулар булачак. Анкетада хезмәт күрсәтү вакытын көтү, хезмәткәрләрнең итәгатьлелеге, тәкъдим ителгән хезмәтләрдән риза калу турында да сораулар бар. 

Хөрмәтле актанышлылар! Сораштыру нәтиҗәләре тиешле өлкәдә ачыклык, законлылык һәм профессиональлек принципларын үстерүгә ярдәм итәр дигән ышанычта калабыз һәм актив катнашуыгызны көтәбез.

Сораштыру вакыты һәм урыны алдан хәбәр ителәчәк, дип хәбәр итә районның җәмәгатьчелек советы.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев