Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

ИНТЕРТАТ ЯЗА- Шәрә тәне белән танылган блогер: Актанышта хач гаугасы чыгарган Грегоржевская турында

Актанышның РТС бистәсе зиратында Виктор Смирнов кабере өстендә хач кисеп ташланган Римма Смирнованың туганы Ирина Грегоржевская Татарстанны, аерым алганда Актаныш районын милләтчелектә, ислам радикализмында гаепләде. «Интертат» Ирина Грегоржевскаяның инстаграм сәхифәсенә күзәтү ясый.

Актанышның РТС бистәсе зиратында Виктор Смирнов кабере өстендә хач кисеп ташлану турында матбугатта хәбәр таралганнан соң, җәмәгатьчелек аякка басты.

  • 27 сентябрьдә Актанышның РТС бистәсе зиратында Виктор Смирнов исемле православ динендәге кешене җирлиләр. Смирновның туганнары аны туган ягына — Ставропольгә алып кайтырга теләсәләр дә, аның хатыны — тумышы белән Такталачык авылыннан булган Римма Смирнова иренең Актанышта җирләнергә васыять әйтүе хакында белдерә. Бу зиратта башлыча мөселманнарны җирли торган булганнар, дөрес, совет заманында православие динендәгеләр дә җирләнгән, әмма ул чорда тәре (хач) кую гадәте булмаган. Актанышлылар бу зиратны мөселман зираты дип кабул иткән.
  • Виктор Смирнов Чаллыда яшәсә дә, Актанышны ярату сәбәпле, үзен шушы төбәктә җирләүне васыять итә. Социаль челтәрләрдә мәр9 октябрьдә зыярәт итәргә килгән туганнары киселгән хачны күрә.

Бу хәл башта социаль челтәрләрдә зур бәхәс тууга сәбәпче була. Соңрак яңалыкны телеграм каналлар күтәреп чыгара, алардан күреп, матбугат чаралары яза башлый. Римма Смирнованың туганы Ирина Грегоржевская бу хакта социаль челтәрләрдә яза, матбугат чараларына комментарийлар бирә. Ул Татарстанны, аерым алганда Актаныш районын милләтчелектә, ислам радикализмында гаепли.

Кем соң ул Ирина Грегоржевская? Аның аккаунтына күз салсак, башлыча чишенеп төшкән фотоларга тап булабыз.

«Бабай позвонит» телеграм-каналы Ирина Грегоржевскаяның инстаграм битендә ярымшәрә килеш төшкән фотолары булуы турында яза:

Элек ул журналист булып эшләгән, ләкин эшеннән азат ителгәч, барлык социаль челтәрләрдә диярлек аккаунтлар ачкан һәм каршылыклы темаларга постлар язып, үз комплексларын ябарга омтыла.

Шул ук вакытта бу хатын Актанышта кабере өстендә тәресе киселгән Виктор Смирновның хатынының апасы булып чыкты. Нәкъ менә шул вакытта, Грегоржевская үлгән кияү аның йолдызлы сәгатенә туры килгәнен аңлаган.

Хач вакыйгасы сентябрьдән алып декабрьгә кадәр дәвам итте, бу турыда барысы да белгәч, ике як та килешә алды. Тик Грегоржевскаяга бу гына аз булган: ул һаман үзенең туганы мәетендә «сикерде».

Бу вакыйга буенча шәхси фикеребезне әйтмибез. Ләкин син нинди генә дин яки милләт вәкиле булсаң да, болай эшләргән ярамый. Якын кешеләренең үлемен шоуга әйләндергән туганнарын бөтенләй аңламадык.

Конфликт хәзер җайланды, Грегоржевскаяга башка берни турында язасы калмады. Грегоржевская янәдән үзенең арт саны һәм күкрәкләре турындагы постларга кайтачак дип ышанабыз. Үзеңә игътибарны җәлеп итәргә кирәк бит", — дип яза «Бабай позвонит» телеграм-каналы.

"Бабай позвонит" каналыннан скриншот

Ирина Грегоржевскаяның бу адымын хайп дип бәяләүчеләр шактый күп. Алинә Сафина исемле язылучы Ирина Грегоржевскаяның бер постына үз фикерен язган:

Яшь кенә килеш (46 яшь) үлеп киткән кеше «мине Актанышка алып кайтып күмегез» дип әйтергә өлгерде микән? Бик шикле кыланалар бу хатыннар. Тәрене фотога төшергәннәр, кемдер тәрене кисәчәк дигәч, шуннан тәрене кискәннәр. Бәлкем, тавыш чыгарыр өчен алар күрсәтмәсе белән киселгәндер ул тәре? Бу вариантны да истән чыгарырга ярамый. Бәлки, берәрсенә баш мулла урыны кирәктер яки берәрсенең зират җитәкчесе буласы килгәндер?

Шуны да әйтергә кирәк: Римма Смирнованың дусларында Ирина Грегоржевская дигән кеше юк, Ирина без туганнар дип язган иде. Бу хәлне йөрәгегезгә якын алмагыз, сәламәт булыйк, бер-берегезне саклагыз, — дип язган Алинә.

Инстаграмнан күренгәнчә, Ирина «Беренче канал»ның «Давай, поженимся» тапшыруында катнашкан булган. Үзе урнаштырган видеода ул аңа тәкъдим ителгән партнерына:

Без синең белән түшәктә бер-беребезгә яхшы туры килербез, — дип әйтә.

Ир-ат исә:

Бик яхшы. Алайса, әйдә, танышыйк, — дип җавап бирә.

Алып баручы Иринаны хатын-кызлар кибете хуҗасы, 3 бала табарга теләргә хатын-кыз дип таныштыра. Тапшыруга ул чәкчәк алып килгән булган:

Татар халык милли ашы, сыйланыгыз, — ди.

Лариса Гузеева аннан: «Сез татар кызымы?» — дип сорагач. Ирина: «Әйе, мин татар кызы», — ди.

Бер постында Ирина чиркәүгә кергән фото куйган һәм гаиләсенең төрле дин әһелләреннән булуын яза:

Православие дине эше буенча йөрим… Башка динне тотсам да, төрле конфессия ритуалларын хөрмәт итәм. Минем зур гаиләм төрле дин вәкилләреннән тора. Алар арасында атеистлар һәм динсезләр дә бар, — дип язган.

Тагын бер гаҗәп күренеш. Смирновның хатыны Римма муллага ире белән никах укытылуын, иренең ислам дине кабул итеп, "Вәли" исемен алуын сөйләгән. Ислам дине кабул иткән кешенең каберенә тәре урнаштыру ни дәрәҗәдә дөрес? Бу сорауга Ирина Грегоржевская җавап бирми.

Чыганак: https://intertat.tatar/news/kadak/31-12-2021/sh-r-t-ne-bel-n-tanylgan-bloger-aktanyshta-hach-gaugasy-chygargan-gregorzhevskaya-turynda-5846287

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

7

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев