Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы кисәтә: Иртәгә буран һәм көчле җил
Һава торышы

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы кисәтә: Иртәгә буран һәм көчле җил

24 ноябрьдә Татарстанның көнчыгыш өлешендә урыны белән кар явуы, юеш кар, буран һәм көчле җил көтелә. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе республика халкын саклык чараларын күрергә чакыра.

Синоптиклар мәгълүматларына караганда, көндез һәм төнлә җилнең тизлеге секундына 15–18 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Көчле кар һәм юеш кар явуы, буран чыгуы көтелә.

Һава торышының начарлануы юлларда һәм урамнарда хәрәкәтне кыенлаштырырга мөмкин. Шуңа бәйле рәвештә, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы түбәндәге киңәшләрне бирә:

  • Урамнарда һәм юлларда йөргәндә сак булыгыз.

  • Юлны бары тик билгеләнгән җәяүлеләр кичүе аша гына чыгыгыз.

  • Балаларны игътибарсыз калдырмагыз.

  • Өлкән яшьтәге һәм авыру кешеләргә ярдәм күрсәтегез.

Гадәттән тыш хәл килеп чыккан очракта 112 номерына шалтыратырга кирәк.

Сак булыгыз, үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!

 


Нет комментариев