Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

СИШӘМБЕ БРИФИНГЫ: Актаныш районының биш җирлеге рамазан аенда хәмер сатмау тәкъдиме белән чыкты

6 майдан  мөселман дөньясы, бар эшен Аллаһка багышлап, Аның ризалыгына ирешергә омтылып, әҗер-саваплар өмет итеп, ураза тота башлады.

Хакимият бинасында оештырылып килүче сишәмбе брифингының чираттагысы да Актанышта, авыл җирлекләрендә Рамазан аен үткәрүгә багышланган иде. 

Район башлыгы урынбасары Рәйхан Галимҗанова җитәкчелегендә узган чарага район имам-мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазин, район мөслимәләр берлеге рәисе Зөһрә Закировалар чакырулы иде. Җирлек башлыклары, имамнар брифингка видеоэлемтә аша тоташты. 

Чара кысаларында Аккүз авылы имамы Дәниф хәзрәт Гарипов, Теләкәй авылы имамы Вильдан хәзрәт Хәертдинов, Әтәс авыл җирлеге башлыгы Эльвира Насыйровалар чыгыш ясады. 

Шунысы игътибарга лаек, Иске Айман, Әтәс, Түке, Кәзкәй, Усы авыл җирлеге башлыклары, авыл халкы үтенече белән, рамазан аенда җирлектә хәмер сатмау тәкъдиме белән чыкты. Халык фикерен эшмәкәрләр, сатучылар да аңлап кабул итте.

Брифинг барышында исә Рамазан аена кагылышлы мәсьәләләр уртага салып сөйләшенде. 

Хөрмәтле дин кардәшләр! Бу мөкәддәс айны ярлыларның, мескеннәрнең, туган-якыннарыгызның хәлләрен белеп үткәрик. Хәлләребездән килсә инде мохтаҗларга, мәчетләребезгә ярдәм күрсәтик. Сәдака өләшеп, мәҗлесләр корып, ураза тотучыларны ашатыйк, ятим балаларны кинәндерик!Үз-үзебезне, гамәлләребезне риячелектән вә көнчелектән саклыйк. Риячелек белән үтәлгән гыйбәдәт гыйбәдәттән саналмас, күрсәтелеп бирелгән сәдака сәдакадан китмәс!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев