Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

СОРАШТЫРУГА НӘТИҖӘ ЯСАП: Сезнең өчен беркем дә сайламаячак, үз фикерегезне үзегез белдерегез!

Сайлау мөмкинлеге бирелгән икән, аннан файдаланып калырга һәм үз киләчәгебез өчен үз фикеребезне әйтергә тиеш без.

Ил күләмендә үтәчәк мөһим сәяси вакыйгага бер айдан аз гына артыграк вакыт калып килә. 8 сентябрьдә без алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар сайлаячакбыз. 

Бу уңайдан “Актаныш-информ”ның ВК социаль челтәрендә без сораштыру да үткәрдек. Халык сайлауларга барачакмы – исәп шуны ачыклау иде. 

Аноним оештырылган сораштыруда 174 кеше катнашкан. Нәтиҗәләрдән күренгәнчә, җавап бирүчеләрнең күбесе сайлауларның алардан башка дә үтәчәгенә шикләнми. Иң күп тавышны “Бездән башка да сайлыйлар анда” дигән вариант җыйган. Барлык катнашучыларның 94е (54,02%) шушы фикердә. 

Сораштыруда катнашкан 27 кеше (15,52%) исә сайлауларга һичшиксез барачагын  хәбәр иткән. Андыйлар үз киләчәкләренә битараф кала алмауларын азсызыклаган. 

21 тавыш бирүче сайлауларга, гомумән, барырга җыенмавын белдергән булса, 17 кеше (9,77%) бару-бармауларын хәл итеп бетермәгән. 

Сораштыруда катнашкан 15 төркемдәшебез ( барлык тавыш бирүченең 8,62%ы) 8 сентябрьдә булачак мөһим чара хакында бөтенләй хәбәрдар түгел икән. 

Сайлауларда катнашу – безнең гражданлык бурычыбыз һәм ул бурычны башкалар җилкәсенә “аударып” калдырырга маташу бөтенләй дөрес түгел, җәмәгать! Сайлау мөмкинлеге бирелгән икән, аннан файдаланып калырга һәм үз киләчәгебез өчен үз фикеребезне әйтергә тиеш без. 


Үзенең, балаларының киләчәген кайгырткан һәркем 8 сентябрь көнне сайлау участогына килеп, теге яисә бу депутат өчен үз тавышын бирсен иде. Безнең көч бердәмлектә! 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев