Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

ТАКТАЛАЧЫК УРАМНАРЫННАН “ҮЛЕМСЕЗ ПОЛК” ҮТТЕ: Ватан өчен вафат булган авылдашлар, гүя, туган җирләренә кабат кайтты (+ ФОТОЛАР)

Авыл урамнарыннан мәктәп укучылары тарафыннан оештырылган “Үлемсез полк”  үткәндә, гүя Ватан өчен  вафат булган авылдашлар 74 елдан соң туган җирләренә  кабат кайтты.

Такталачык авыл җирлеге дә бүген Бөек Җиңү бәйрәмен киң масштабта каршы алды.  Тыл ветераннары, сугыш чоры балалары, авыл халкы, мәктәп һәм балалар бакчасы коллективлары катнашында оештырылган мәртәбәле чарада район җитәкчелеге вәкиле – район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева да  бар иде. Ул ветераннарны, җирлек халкын  9 май – Җиңү көне белән тәбрик итте. 


Гаять эчтәлекле итеп, югары дәрәҗәдә әзерләнгән  бәйрәм программасы җыелган халыкны дәһшәтле сугыш елларына да алып керде, Җиңү көнен каршылаган мизгелләрне дә барлады.  Бөек Ватан сугышында һәлак булучыларны гәүдәләндергән  солдат һәйкәле бүген гөлләмәләргә күмелде, вафат булучыларның исемнәре язылган хәтер такталары авылдашларының кул җылысын тойды,  канәфер чәчәкләренә күңелләрне айкаган күз яшьләре тамды. 


Җирлек башлыгы Илһам Шәмсунов үз чыгышында Бөек Җиңүне якынайткан ветераннарга, тыл хезмәтчәннәренә аяз күк, имин тормыш өчен рәхмәт сүзләрен юллады.  Ил уллары бер минут тынлык белән искә алынды. 


Авыл урамнарыннан мәктәп укучылары тарафыннан оештырылган “Үлемсез полк”  үткәндә, гүя Ватан өчен  вафат булган авылдашлар 74 елдан соң туган җирләренә  кабат кайтты – бер генә мизгелгә, тыныч тормыш өчен яуга күтәрелгәннәрен искә төшерергә, Җиңү язын тоярга, күңелгә якын туган авыл урамнарын бер хатирә булып әйләнергә...
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев