Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

ЗАКОН ҮЗ КӨЧЕНӘ КЕРДЕ: Җәза катгыйланды - тыелырга вакыт!

Әгәр юл һәлакәтендә кеше үлсә, гаепле йөртүче 12 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителергә мөмкин.

Россиядә исерек килеш юл һәлакәте китереп чыгарган һәм кеше имгәнгән яки үлгән очракта машина йөртүчеләргә җәзаны катгыйландыру турындагы закон үз көченә керде. 

17 июньдә Владимир Путин шул документны имзалады. 28 июньнән мондый юл-транспорт һәлакәте аркасында кеше сәламәтлегенә авыр зыян килсә, гаеплене җиде елга кадәр ирегеннән мәхрүм итәчәкләр. Элек дүрт елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган иде.

Әгәр юл һәлакәтендә кеше үлсә, гаепле йөртүче 12 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителергә мөмкин, элек 2-7 ел бирелә иде. Әгәр юл-транспорт һәлакәтендә ике яки күбрәк кеше үлсә, гаеплене 8-15 елга хөкем итәргә мөмкиннәр. Элек бу очракта 4-9 ел биргәннәр.

Моннан тыш, тимер юл, һава, диңгез һәм су транспортында, метрополитенда исерек килеш кылынган җинаятьләр өчен җәза катгыйланды. Бу үзгәрешләр Җинаять кодексының 263 маддәсенә кертелә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев