Күпкырлы Россия рубрикасы буенча яңалыклар
-
Террорга каршы көрәш комиссиясеннән: Терроризмга каршы тору чараларын мәгърифәтчелек, мәдәни, тәрбия характерындагылар белән алыштыру бар
Актаныш район хакимиятендә террорга каршы көрәш комиссиясенең чираттагы утырышында мөһим мәсьәләләр күтәрелде. Район башлыгының террорга каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Люция Корбанова Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең террорчылыкка каршы комиссияләренең 2022 елдагы эшчәнлеге турында таныштырды.
-
«Умырзая»да Нәүрүз гөрләгән
«Умырзая» балалар бакчасы балалары язны каршы алу бәйрәмен үткәргән.
-
Милли йолалар -милли горурлыгыбыз: Сыерчык килгән көн
Сезнең игътибарыгызга тагын бер яңа «Татар халык йолалары» исемле рубрика тәкъдим итәбез.
-
Хуш киләсең, Нәүрүз!
Нәүрүз бәйрәмен язны каршылау бәйрәме, дисәк тә ялгыш булмас. Кышны озатып, ямьле, җылы яз аен бергәләп җыр-моң, уен-көлке һәм төрлечә күңел ачулар белән каршылыйбыз. Бу темага багышланган хатны без мөхәрриятебез почтасына Әнәк җәмәгать үзәгеннән кабул иттек. Әнәклеләр ничек күңел ачканнар икән “Нәүрүз”дә?
-
Мәктәбебездә «Дуслык мәйданчыгы»н оештырдык
Без үзебезнең редакция почтасына бихисап хатлар алабыз, әлеге бәйрәмнәр, матур һәм күңелле вакыйгалар көннәрендә аеруча алар күп. Даими авторларыбызның күбесе - туган тел һәм әдәбият укытучылары. Чираттагы хәбәрнамәне без Иске Кормаш төп гомуми белем бирү мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары, татар теле мөгаллимәсе Әдилә Әхсән кызы Мәрдановадан кабул иттек.
-
Педагог Илсөяр Шәрипова: Укучыларым белән горурланам!
Актанышның балалар иҗат үзәгенең педагогы, актив авторыбыз Илсөяр Шәрипова даими рәвештә укучыларының шатлыклы уңышлары хакында безгә яңалыкларын җибәреп тора. Әйдәгез әле мөгаллимәнең чираттагы хаты белән танышыйк.
-
«Нәүрүз» Халыкара театр фестивалендә катнашачак спектакльләр исемлеге әзер
Камал театрының матбугат үзәге «Нәүрүз» Халыкара театр фестивален оештыручылар катнашачак спектакльләр исемлеге әзер булуын хәбәр итә. XVI «Нәүрүз» Халыкара театр фестивале Казанда 5-11 июньдә узачак.
-
МАРИ СУЫКСУЫНДА МАЙ ЧАБУ БӘЙӘМЕНДӘ: ЯШЬЛӘР ЙОЛАЛАРНЫ ОНЫТМЫЙ!
Халыкта, әгәр май чабу(масленица) атнасын коймаклар пешереп, җырлар-биюләр, күңелле уеннар белән үткәрәсең икән, йортыңа һичшиксез бәхет керәчәк, дигән ышану бар. Актаныш төбәгендә төрле этнос, милләт вәкилләре үзара дуслыкта, күркәм татулыкта гомер итә. Бергәләп гаилә коралар, милли-мәдәни бәйрәмнәрен, гореф-гадәтләрен күңелле итеп үткәреп шатлыкта яшиләр! Район үзәгеннән 25 чакырам чамасы ераклыкта урнашкан Мари-Суыксуы авылы халкы да матур итеп, шаулатып-гөрләтеп дөнья көтә, үзләренең традицияләрен хөрмәт итә!
-
Районыбызда «Яңа ел тәрәзәләре» акциясе дәвам итә
Районнның халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәге урнашкан бина бу көннәрдә әллә каян үзенә тартып тора.
-
Каз өмәсе- әби-баба йоласы!
Яңа Әлем мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Фәния Мәрдәнова безгә мәктәптә оештырылган каз өмәсе турында хәбәр юллаган.
-
Ут-күршеләр татар-башкорт дуслыгын ныгыта
Актаныш һәм Нефтекама арасын якынайтып, артистлар сәхнә алыша.
-
Мари Суыксуы мәктәбе укучылары Казанда узган этномәдәни чарада кунак булды
Бүген Казан шәһәрендә республикабызның этномәдәни мәктәпләре вәкилләре катнашында зур чара үткәрелде.
-
ХАЛКЫМ ЙОЛАСЫ: Пар мендәрләр әзерләр вакыт
Безнең халыкта борынгыдан калган матур гадәт – йортта кызы яки кыз оныгы булган кешенең пар мендәре әзер торырга тиеш. Кулдан тегеп куйган мендәр сүрүләре, чиккән мендәр тышларын уңган әниләр, дәү әниләр алдан ук әзерләп куя.
-
500 генә булсалар да, тел югала дип курыкмыйлар
Актаныш районында марилар яшәүче ике авыл- Мари Суыксуы һәм Терпеле авыллары бар, бу җирлекләрдә мари милләтеннән булган 500 кеше яши. Мари Суыксуы мәктәбе директоры Эдуард Галиев Татарстан Республикасы Актаныш районы мариларының милли-мәдәни автоном берләшмәсенең җитәкчесе булып тора.
-
Казанга эш визиты белән Чечня президентының кызы Айшат Кадыйрова килде
11-13 майда Казанда Айшат Кадыйрова катнашында Чечня мәдәнияте көннәре уза. Айшат Рамзан кызы башкаланың мәдәнияте, сәнгате белән танышып Татарстан һәм Чечня республикаларында милли-мәдәни багланышларны тагы да ныгытырга ниятли.