Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Газета рубрикалары

Су коенганда нинди кагыйдәләр истә тотылырга тиеш?

Көннәр әле салкынча торса да, озакламый су коену сезоны ачылачак.

Шул уңайдан Кулланучылар 
хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендәге Федераль хезмәтнең Яр Чаллы шәһәрендәге Актаныш 
районы буенча җитәкче урынбасары Луиза Хафизова
район халкына үзенең киңәшләрен җиткерде.    


– Көннәр җылыну белән халык ял итәр өчен су буйларына бара башлый. Иң беренче, сулыкларда санитар таләпләрнең тиешенчә үтәлүен, тирә-ягының чисталыгын, үзләре булган урында чүпләр калдырмауны тәэмин итсеннәр иде. 
Районда махсус җиһазландырылган су керү урыннары юк. Санкцияләнгән су керү урыннары буенча эш алып барыла. Иске Идел яры буенда пляж ясау буенча эш башланды. Анда су анализлары үз вакытында алынып, кешегә су керү өчен барлык уңайлыклар да тудырылачак. 
Әлегә махсус су керү урыннары булмаса да, халык кояшлы көннәрдә су буеннан кайтып та керми. Без май аеннан башлап, бу сулыкларның санитар-химик, микробиологик  күрсәткечләргә анализларын алабыз. Җәй дәвамында санкцияләнмәгән булса да, су керү урыннарын тикшереп торабыз. Чөнки эчәк һәм тире авырулары килеп чыгарга ихтимал. 

 

Бу хакта тулырак "Актаныш таңнары" газетасының 20 май саныннан укый аласыз.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев