Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Ә сез беләсезме?

Бүген бәлеш көйсә, нәрсә була?

6 май сынамышлары — искиткеч. Укымый калмагыз!

Борынгылар ышанган сынамышларга ышансак, бүген мичтә пешкән камыр ризыгы көеп китсә, бу өйдә тиздән ир бала туачак икән.

Бүген мәчеләр сугышканын күрү — яхшыга түгел. Ызгыш-талаш чыгарга мөмкин.

Бүген балыкка барсагыз, беренче тоткан балыгыгызны берәр җәнлеккә ашатыгыз. Ел буе муллыкта яшәрсез.

Бүген ялгыш савыт-саба төшереп ватсагыз, кайгырмагыз. Яман кешедән котыласыз, димәк.

Реклама

Кияүгә чыкмаган кызлар бүген су белән сак булсын. Ишек төбендә су түксәләр, озак кияүгә чыкмаячаклар. Ә менә кыз кеше берәр егет янында абынса, шул егет кияве булачак икән.

6 майда артык тавышланырга ярамый, дип ышанган борынгылар. Бәла-каза килмәсен өчен бүген кычкырмаска, тыныч булырга кирәк.

Гомер озын булсын өчен бүген чәч кистермәү хәерле икән.
Юган керне төнгелеккә тышта калдырмагыз, чир-сырхаулар урап узар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Татарстан Сез сораган идегез Сынамышлар