Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Ә сез беләсезме?

Кызым - назлы гөлем!

25 апрель - Халыкара кызлар көне. Ир бала туса өйгә бер фәрештә, кыз туса, җитмеш фәрештә иңә, диләр. Малай тугач дан, кыз балага бәхет теләргә кирәк, диләр. Хәер, болар бер-берсенә челтәр кебек үрелеп баралар. Балаларның сәламәт, тәүфиклы, мәрхәмәтле булып үсүләре ана өчен иң зур шатлык.

                                                Бу бәйрәм кызларга күбрәк игътибар белдерү өчен менә дигән сәбәп булып тора! Кызлар көне - мәхәббәт, җылылык һәм кайгырту бәйрәме. Бу көнне әти-әниләр кызларына булган мәхәббәтне тагын бер кат күрсәтә ала. Юкка гына кызлы ана - бәхетле ана димиләр. Чөнки кызлар әниләренең гомер буена таянычы, ярдәмчесе булып тора.

                                                Шулай ук, кыз бала - йортта кунак кына, тәкъдиренә ни язылганын белеп булмый, диюләре дә хак. Әлеге бәйрәм, һичшиксез гаилә бәйрәмнәренең берсе булырга һәм гаилә әгъзаларының бер-берсенә карата мәхәббәтен ныгытырга тиеш. Барлык кызларны да бәйрәм белән!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Татарстан Актаныш районы Актаныш яңалыклары Татарстан яңалыклары Актаныш хәбәрләре Район