Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сез сораган идегез

Алдагы өч көндә кышкы һава торышына күчәбез: көчле салкыннар, буран һәм бозлавык көтелә (видео)

Бу атнада кыш үзенең көчен күрсәтеп алырга җыена- бигрәк тә атна башында. Татарстан Республикасы Гидрометеорология үзәге көчле салкыннар, буран, юлларда кар көртләре, бозлавык булачагын да хәбәр итә.

Бүген, 20 нче ноябрьдә Татарстанда уртача һава температурасы 2-7 градус салкын тора. Төнлә белән тагы да салкын- кайбер районнарда һава температурасы -17 градуска кадәр   төшкән.

Иртәгә, 21 ноябрьдә чагыштырмача җылыта, төнлә 3-8 градус салкын, көндез плүс 1- минус 4 градус булачак. Төнлә аяз, ә көндезен кар яву көтелә, юлларда буран көртләре, урыны белән бозлавык. Төньяк- көнчыгыштан секундына 6-11 метр, урыны белән 15-17 метр тизлектә көчле җил.  

 22 ноябрь, чәршәмбе көнне шулай ук кар явачак. Аерым районнарда буран, юлларда бозлавык ясала. Синоптиклар кар көртләре һәм кар өермәсен дә фаразлый. Көндез -5, төнлә -7 градус салкын көтелә. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев