Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сез сораган идегез

Балалы гаиләләргә 450 мең сумлык түләүне ничек алырга?

Балалы гаиләләргә өстәмә түләүләр барлыгын белә идегезме? Белмәсәгез, түбәндәге мәгълүматка колак салыгыз!

Бердәм пособие һәм балаларны карау буенча түләүләрдән тыш, гаиләләр башка федераль дәүләт ярдәме алырга да дәгъва итә ала. Ата-аналарның күбесе бу хакта белми.

Хәзер берничә мисал китерәбез:
1) хәрби хезмәткә чакырылу буенча хәрби хезмәткәрнең гаиләсе (хатыны һәм баласы) — 15 548,7 сум алырга хокуклы;
2) йөкле хатынга бер тапкыр бирелә торган пособие — 36 278,84 сум;
3) 3 яшькә кадәрге балаларга айлык пособие — 15 548,09 сум;
4) инвалид балалары булган гаиләләр айлык компенсация күләме — 10 000 сум;
5) күпбалалы гаиләләр ипотеканы түләү өчен 450 мең сумга кадәр субсидия алырга хокуклы;
6) баланы уллыкка һәм кызлыкка алучылар 175 043 сумга кадәр түләүгә дәгъва итә ала.

Барлык түләүләрне «Дәүләт хезмәтләре» порталында рәсмиләштерергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев