Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сез сораган идегез

Соңгы акчагызны бурычка бирмәгез: 17-24 ноябрьгә йолдызнамә

Хезмәт урыныгызда абруегызны ныгытыр өчен мөмкинлекләр туар.

 

Кучкар (21 март – 20 апрель)

Хатын-кызлар даирәсендә узара мөнәсәбәтләр аеруча зур әһәмияткә ия булачак: аларның берсе сезгә бәһәләп бетергесез ярдәм күрсәтәчәк.

Үгезбозау (21 апрель – 20 май)

Ясалма тыйнаклык, күләгә артында калу дигән әйберләрне онытып торыгыз. Эчкерсез юмартлыгыгыз һәм дөреслекне яратуыгыз уңышка китерәчәк.

Игезәкләр (21 май – 21 июнь)

Кыюлыгыгыз нәтиҗәсендә уңышка ирешерсез. Тик җитәкчегез белән сүзгә генә кермәскә кирәк. Бер кешедән бик куанычлы хәбәр ишетерсез.

Кысла (22 июнь – 22 июль)

Алдан корып куелган барлык планнарыгыз да җайлы гына тормышка ашачак. Акчагызны уңга-сулга туздырмагыз. Мая туплыйм, дигән сүзегездә торырга тырышыгыз.

Арыслан (23 июль – 23 август)

Яшерен эшләрегезне менә дигән итеп башкарып чыгарсыз. Тышкы кыяфәтегездәге үзенчәлекле серлелек теләсә кайда сүзе үтә торган дәрәҗәле кеше белән танышу мөмкинлеге бирәчәк. 

Кыз (24 август – 23 сентябрь)

Чакырган җиргә барудан баш тартмагыз. Андый җиргә бару үзегез өчен кирәкле элемтәләр кору белән төгәлләнәчәк.

Үлчәү (24 сентябрь – 23 октябрь)

Җайлы гына акча эшләү юлын тәкдим итәргә мөмкиннәр. Ләкин бушлай сырның капкында гына булуын исегездән чыгармагыз. Аз таныш булган кешеләргә ышанмагыз.

Чаян (24 октябрь – 22 ноябрь)

Гүзәл затларга – ир-атларның, көчле затларга – туташ-ханымнарның йогынтысы аларның һәркайсына илһам өстәр, үз өсләрендә эшләргә өтәргеч бирер, иңнәренә канатлар куяр.

Укчы ( 23 ноябрь – 21 декабрь)

Гел күңел ачу ягын гына карамасагыз, сүлпәнлеккә юл куймасагыз, уңышка шәт ирешми калмассыз. Соңгы акчагызны бурычка бирмәгез.

Кәҗәмөгез (22 декабрь – 20 гыйнвар)

Дус-ишләрегезнең, туган-тумачагызның үзегезгә карата җылы мөнәсәбәтеннән эреп китәрсез. Бу исә сезнең үз-үзегезгә ышаныч бирер, яңа үрләр яулауга канатландырыр. 

Сукояр (21 гыйнвар – 18 февраль)

Күптәнге бурычыгызны түләү мөмкинлеге туачак. Кайберәүләрнең бурычларын хәтта гафу итәргә дә мөмкиннәр. Кайсы очрак елмайса да, өстегездән тау төшкәндәй булыр, җиңеләеп китәрсез.

Балык (19 февраль – 20 март)

Хезмәт урыныгызда абруегызны ныгытыр өчен мөмкинлекләр туар. 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев