Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Актанышта «Алтын алка» - яшь хоккейчыларның Бөтенроссия ярышының республика этабы финал уеннары старт алды

«Лачын» бозында Казан, Мамадыш, Кама Аланы, Байлар Сабасы, Чирмешән, Норлат, Буа һәм әлбәттә инде Актаныш районының 2009-2010 елгы хоккей командалары очрашачак

"Лачын" бозында "Алтын алка" - яшь хоккейчыларның Бөтенроссия ярышының республика этабы финал уеннары тантаналы рәвештә ачылды. 

 

А.В. Тарасов исемендәге «Алтын алка» Клубы призына яшь хоккейчыларның Бөтенроссия ярышлары – ел саен үткәрелә торган хоккей турниры. Командалар гомуми белем бирү мәктәпләре, ишегалды командалары, яшүсмерләр клублары һәм балалар-яшүсмерләр спорт мәктәпләре командалары базасында формалаша.

"Лачын" бозында Казан, Мамадыш, Кама Аланы, Байлар Сабасы, Чирмешән, Норлат, Буа һәм әлбәттә инде Актаныш районының 2009-2010 елгы хоккей командалары очрашачак. 

 

Турнирның ачу тантанасында район башлыгы Ленар Зарипов та катнашты. Командаларны сәламләп, ихластан уңышлар теләде ул һәм хоккейчылар алдына тәүге шайбаны салды. Шулай ук, "Лачын" спорт мәктәбе директоры, ТРның атказанган мөгаллиме, спорт һәм физик культура отличнигы Рамил Галиевка профсоюз эшендә актив катнашканы өчен ТР Спорт министры һәм Татарстан Республикасы буенча РФ дәүләт учрежденияләре һәм җәмәгать хезмәте эшчеләренең Профсоюз оешмалары җитәкчесе тарафыннан имзаланган Диплом һәм Мактау грамотасын тапшырды. 

Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлеге җитәкчесе, бу спорт төренә битараф булмаган Рәдиф Баһавиев та егетләргә матур уен, сәламәтлек һәм уңышлар юллады. 

Уеннар ике көн дәвамында барачак. Сезне дә көтеп калабыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: "Актаныш-информ"