Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

ДЖИП СПРИНТ- 116: Актаныш районы башлыгы призына автомобильләр узышты (фоторепортаж)

Бүген Сөн буе чын-чынлап йокыдан уянды. Талгын, тын тормышка өйрәнгән табигатьтә көнозын машиналар шавыннан гөрләп торды.

                 Чуракай авыл җирлегенә караган территориядә, Сөн елгасына илтүче үзәнлек Сабантуй мәйданыннан бер дә ким түгел иде. Бүген иртәннән үк биредә кызу тормыш кайный- республиканың төрле төбәкләреннән, шәһәр, районнарыннан гына түгел, Россиянең Екатеринбург, Пермь, Удмуртия. Башкортстан республика-өлкәләреннән килгән автоузышчылар тауларга менде, текә ярлардан төште, күл-сазлыкларны, ерымнарны үтте. 

                  Якташыбыз, танылган эшмәкәр, "КамаТрансНефть" җәмгыяте директоры Рәдис Хашимов язгы автоузышны ел саен 30 апрель көнне оештыра. Быел бәйге алтынчы тапкыр узды. Бәйгедә 56 спортчы үз көчен сынады.


                    Иртәнге 10.00 сәгатьтә беренче старт бирелде. Аңа кадәр автоспортчыларны Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов сәламләде, узышка фатыйха биреп, уңышлар теләде. Сәхнәдә 40 ел дәвамында машина йөртеп, бәла-казаларсыз авылдашларына хезмәт күрсәткән Мөбарәк абый Хашимовны да хөрмәтләделәр. 

               Автоузыш актанышлылар арасында елдан-ел популярлаша, беренче май бәйрәме алдыннан райондашлар гына түгел, кунакка кайткан якташлар өчен дә рәхәт бәйрәм статусын алды ул. Тау бите ярышны карарга килгән тамашачылар белән тулы иде. Өстән карарга уңайлы, автоузыш уч төбендәге кебек. Автоспорт белән кызыксынучылар машиналар старт ала торган мәйданга ук килеп карады.


             "Бу "Джип спринт" Сабантуйга караганда кызыграк һәм күңеллерәк", ди төрле авыллардан җыелган тамашачы. Әйе, чынлап та бик күңелле, әллә каян ук музыка тавышы ишетелә, сәүдә гөрли, учак, күмердә кызган шашлык исе, балалар өчен атынгыч-батутлар- бар да халык өчен, райондашлар, кунаклар өчен.

 

               Автоузышны танылган шоумен Зөлфәт Зиннуров алып барды, Зөлфәт машина спортыннан ерак булганнарга да саф татарча аңлатуы белән бәйгене тагы да кызыклы һәм мавыктыргыч итте.

                    Быелгы язгы ярышның тагы бер үзенчәлеге- катнашучыларның да, тамашачыларның да артуы. Бигрәк тә райондашларыбыз да тимер атта узышуны үз итәләр хәзер. Актаныш, Чуракай, Меңнәр, Такталачык егетләре ныклы әзерлек белән килгәннәр. “Стандарт”, “Стандарт модификацияләнгән”,  “Спорт” һәм “Трофи” категорияләрендә районыбыз егетләре алдынгылыкны бирмәс өчен бар көчләренә тырышты.  Автоузышта танылган шәхесләрне- Рәис Миңнеханов, Рафаэль Фәттахов кебек республикакүләм билгеле җитәкчеләрне дә  күрергә була иде. Шулай ук Илшат Вәлиев, Ильмир Ямалов, Риназ Әхмәтов кебек артистлар, Актанышның бренды -"Агыйдел" дәүләт җыр һәм бию ансамбле, район мәдәният йорты үзешчәннәре, кунаклар зур сәхнәдә чыгыш ясады, татарча җырлар бертуктамый агылып торды. 


              Ярышларның дәрәҗәсе елдан ел күтәрелә. Чаллыдан “КамАЗ-мастер” канаты астында багги спорты белән шөгыльләнүче укучылар кечкенә спорт машиналарында йөреп мастер-класс күрсәтте. 8-11 яшьлек малайларның җирдән аз гына күтәрелеп торган машиналарда чабуы, каршылыкларны кыю узуы бары соклану хисләре генә уятты. 
            Рәдис Хашимов ярышларны оештыруның төп максаты- яшьләрне спортка тару дип саный. 


-    Россиякүләм ярышларда катнашам, җиңүләр дә бар. Үз артымнан Актаныш егетләрен дә ияртергә телим,- ди Рәдис. 


                  Мондый бәйгене оештыру бер дә гади эш түгел. Хөкемдарларны Пермь өлкәсеннән чакырганнар. Профессиональ судьялар һәрбер машина йөртүченең чыгыш ясаган вакытын исәпләп барды, урыннарны билгеләү әнә шул вакытка бәйле иде. 
 

           -    “Трофи” категориясе өчен сазлыкны ясарга туры килде. Былтыр корылык булу күлләрне дә киптерде. Бензин ташый торган машина белән чокырларны су белән тутырдык, 40 тапкыр су алып килеп салдык. Иң кызык ярыш төре ул “Трофи”,-дип алдан ук искәртте Рәдис Хашимов.
 

                  Чыннан да "Трофи" иң ахыргы ярыш булды. Барысы 9 машина сазлыкларны узды, биеклеге автомобильнең тәрәзәсеннән үк булган сулы ерымнан чыкты. Чыкмаганнары батып калды, йөртүченең штурманнары бил тиңентен балчыклы судан машиналарны коткарды, яр читендәге тракторга аркан белән эләктереп коры җиргә чыгарганнан соң, хуҗалар янә  газга басты... 

            Иң-иңнәр автомобиль өчен кирәк-яраклар, кубоклар һәм мактау кәгазьләре белән бүләкләнде. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев