Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

СИШӘМБЕ БРИФИНГЫ: Чарада җәйге чорда Актаныш районында оештырылган спорт чаралары хакында сөйләштеләр

Актаныш районында даими төстә спорт белән шөгыльләнүчеләр саны барлык яшәүчеләрнең 41%ын тәшкил итә.

16 июль көнне хакимият бинасында оештырылган сишәмбе брифингының икенче өлеше җәйге чорда Актаныш районында оештырылган спорт чараларына багышланды. 

Бу хакта брифингта катнашучыларга Актаныш районы башкарма комитетының  яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Айдар Иманаев бәян итте. 

Актаныш районында сәламәтлекне ныгытуга, сәламәт тормыш рәвеше алып баруга зур игътибар юнәлтелә.  Ел әйләнәсе актанышлылар спорт белән шөгыльләнә, җәйге чорда исә ул үсеп килүче  яшь буынны, студетларны үзенә туплый. 

Бу нисбәттән Актаныш үзәгендә урнашкан стадионда менә инде икенче ел рәттән авыл җирлекләре командалары арасында футбол турниры оештырыла. Айдар Илфат улы үз чыгышында турнирда активлык күрсәткән җирлекләрне атады, шул ук вакытта Иске Айман, Аеш, Теләкәй җирлекләре команда куймавын искәртеп үтте. 

Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе район халкы арасында спортны популярлаштыру юнәлешендә республиканың ярдәме зур булуын да билгеләп үтте. Бу нисбәттән 2013-2018 елларда Актаныш районында 9 мини-футбол һәм 6 баскетбол, волейбол мәйданчыклары сафка баскан.

Шунысы куанычлы, мондый спорт объектлары, нигездә,  авыл җирлекләрендә. Алар үз чиратында яшьләрнең ял итү,  бергә туплану, спорт белән шөгыльләнү урынына әверелгән. Сүз уңаеннан, быел Актаныш, Такталачык һәм Киров авыл җирлекләрендә әлеге мәйданчыкларда  ишегалды футболы оештырылып, бу төр ярышны  авыл халкы яратып кабул иткән. Гомумән, соңгы елларда җирлекләрдә спортлы тормыш җанланып килә -  ул безне үзенең матур җиңүләре белән дә сөендерә. 

Айдар Иманаев шулай ук ел дәвамында Актанышта  үткәрелгән республикакүләм спорт ярышларын барлап, сентябрьдә бездә үтәчәк “Авыл яшьләре” 11нче җәйге авыл спорт уеннарына аерым тукталды. Бүгенге көндә Актаныш шушы республикакүләм спорт бәйрәмен каршы алырга әзерләнә дип искәртте ул. 

Спорт белән даими дуслыкта булган өлкәннәребез дә брифингта уңай яктан телгә алынды. Бүген Актаныштагы әлеге буынны күпләргә үрнәк итеп куярлык. Махсус алар өчен булдырылган өлкәннәр спартакиадасы да абый-апаларның спортка битараф булмавына ачык дәлили булып тора. “Батыр” спорт комплексында шулай ук алар өчен махсус көннәр булдырылган, биредә алар сәламәтлекләрен ныгыту юнәлешендә комплекслы шөгыльләнү алып бара. Скандинавия йөреше дә өлкәннәребез арасында зур популярлык казанды. 

Район өчен тагын бер сөенечле вакыйга белән уртаклашты Айдар Илфат улы: соңгы елларда Актанышка спорт юнәлешен тагын да алга җибәрергә мөмкинлек бирә торган яшь кадрлар эшкә кайта. Алар  үсеп килүче буынны спорт серләренә төшендерәләр, Россиякүләм дәрәҗәләргә чыккан райондашларыбыз мисалында аларны спорт дөньясына алып керәләр. Шунысы куанычлы, яшь белгечләр арасында  мөмкинлекләре чикле балалар белән шөгыльләнүче кадрлар да бар. 

-    Статистикага күз салсак, бүгенге көндә Актаныш районында даими төстә спорт белән шөгыльләнүчеләр саны барлык яшәүчеләрнең 41%ын  тәшкил итә. Безнең максат: аларның санын тагын да арттырып, рухи һәм физик яктан ныклы буын тәрбияләү, - дип искәртте чыгышы ахырында Айдар Иманаев. 

Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева да Айдар Илфат улының фикерен куәтләп, җәйге чорда спорт юнәлешендә кызыклы һәм файдалы фикерләр булса, алар хакында яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлегенә хәбәр итәргә кирәк дигән тәкъдимне җиткерде. 

Ләйсән Фоат кызы шулай ук “Бүләк” лагеренда дүртенче агымның спорт сменасы булуын искәртеп, тренерларга үз юнәлешләре буенча балаларны туплау бурычын йөкләде. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев