Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

8 ИЮЛЬ - ГАИЛӘ, МӘХӘББӘТ ҺӘМ ТУГРЫЛЫК КӨНЕ: Очрашу урыны - Актаныштагы пар балдаклар фонтаны

Гомумән, районның ЗАГС бүлеге бәйрәм кичен  күңелле сюрпризларга бай булачак дип вәгъдә итә.

Актанышның Ленин паркында урнашкан  пар балдаклар фонтаны – рәсми төстә никахларын теркәүче яшь парларның яраткан урынына әверелде. Туй тантанасыннан соң бирегә килеп фотога төшү дә – матур башлангыч алган традиция. 

8 июль – Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен дә быел актанышлылар   гаиләне символлаштырган шушы фонтан янында оештырырга ниятли. Нәкъ менә биредә Актанышның иң үрнәк гаиләсенә “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медале тапшырылачак. 


Гомумән, районның ЗАГС бүлеге бәйрәм кичен  күңелле сюрпризларга бай булачак дип вәгъдә итә. Алар арасында  зөбәрҗәт туйларын билгеләп үтүче гаиләне тәбрикләү дә, быел районда теркәлгән 100нче нарасыйга - туу турында таныклык, яшь гаиләләргә ана капиталы сертификаты   тапшыру да бар. 

Реклама


Ачык һавада үтәчәк матур бәйрәмнең бөтен серләрен дә ачып бетермибез, ә сезне шушы кичке чарага дәшеп калабыз. 8 июль, дүшәмбе, кичке сәгать алтыда Ленин паркына - Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен бергәләп бәйрәм итәргә килегез. Җыр-моң белән сугарылган кичәдә рәхәтләнеп ял итәрсез! 
 

Фото: Айдар Низамов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев