Актаныш

9 МАЙ - ҖИҢҮ БӘЙРӘМЕ: Актаныш районы 74 нче җиңү язын каршы алды (БЕЗНЕҢ ФОТОРЕПОРТАЖ)

Еллар агымында тарихта нинди генә үзгәрешләр булмасын, илебез, халкыбыз өчен 9 май - Җиңү көне зур бәйрәм булып кала бирә. Каһарманнарга мәңгелек дан!

Бөек Җиңүнең 74 еллыгына багышланган бәйрәм тантанасы быел район хакимияте бинасы каршында оештырылды. Чара барышындагы театральләштерелгән тамаша сугыш китергән кайгы-хәсрәтне дә, Җиңү шатлыгын да ачык чагылдырды. 

 Ил күләмендә иң зур бәйрәм булган Бөек Җиңү көне белән район халкын Актаныш муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Энгель Фәттахов тәбрик итте.   

 Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов тәбрикнамәсен  актанышлыларга ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Айрат Гәрәев ирештерде. 

Реклама
Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: