Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

АКТАНЫШ АЛДАН ТАВЫШ БИРӘ: Район халкы праймеризга бик җаваплы карый (+ФОТОМИЗГЕЛЛӘР)

16.005.01нче хисап участогы бүген көн дәвамында 4 485 тавыш бирүчене көтә.

26 майга билгеләнгән алдан тавыш бирүгә Актаныш районы халкы  аңлы рәвештә якын килеп, иртәнге сәгатьләрдә үк зур активлык күрсәтте. 


Актаныш үзәгендә урнашкан 16.005.01нче хисап участогы бүген көн дәвамында 4 485 тавыш бирүчене көтә. Әлеге хисап участогы рәис е Фидания Камалова сүзләреннән аңлашылганча, халык, чыннан да, бик актив. Иртәнге 10.00 сәгатькә барлык тавыш бирүченең 30%тан артыгы үз гражданлык бурычын үтәгән. 

Искәртеп үтәбез, бүгенге праймеризда һәр сайлаучы 2 бюллетень ала  һәм ул “Бердәм Россия” партиясеннән кандидатлар исемлегендә һәм бер мандатлы округлардан кандидатлар арасында күрергә теләгән кешеләр өчен тавыш бирә. Алдан тавыш бирү нәтиҗәләре буенча 2019 елның сентябрендә узачак сайлауларда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлыгына кандидатларның йомгаклау исемлеге формалаштырылачак. 


“Бердәм Россия”дән депутатлык мандатларына дәгъва кылучылар исемлегендә бүген 200дән артык кеше теркәлгән. Болар – сәясәтчеләр, иҗтимагый һәм яшьләр оешмалары нәшатлылары, укытучылар, табиблар, юристлар, эшмәкәрләр, вазифаи затлар. Шул рәвешле “Бердәм Россия” яңа команда булдыру юлында.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев