Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

АКТАНЫШ ҖИРЛЕКЛӘРЕНДӘ - ҖИҢҮ КӨНЕ: Татар Ямалы авыл җирлеге 9 майны ветеранлы булып каршы алды (+ ЧАРАДАН ФОТОМИЗГЕЛЛӘР)

Бүген Актаныш районы җирлекләре зурлап Бөек Җиңүнең 74нче язын каршы алды. 

Татар Ямалы авыл җирлеге үз Бөек Ватан сугышы ветераны булу белән бәхетле. Хәбибуллин Шаһтимер Хәбибулла улы - райондагы 15 исән ветеранның берсе. Тантанада ул тере Җиңү символы буларак катнашып, бәйрәм чарасының кадерен арттырды. Татар Ямалы авылы Бөек Ватан сугышына 175 ир-егетен озаткан. Кызганычка каршы, аларның нибары 43енә генә  туган илгә кайту бәхете елмайган.... 


Кайчандыр Бөек Җиңү бәйрәмен каршы алганда дистәләр белән исәпләнгән сугыш ветераннарының урыннары бүген буш – авыл уртасында урнашкан һәйкәл генә аларның исемнәрен мәңгеләштергән.  Бәйрәм тантанасында җирлек халкы үз ветераннарын хәтердә барлады, аларның рухын бер минут тынлык белән искә алды. Шушы бер минут эчендә ул каһәрле елларның ачысы-төчесе дә, Җиңү иртәсенең шатлык-куанычы да, толларның авыр язмышы да,  әтисез үскән тулы бер буынның балачак истәлекләре дә җанланды.


 “Күзләрдә – яшь, күңелдә төзәлмәс яра булып яңара торган  бу моңсу бәйрәм  күп югалтулар бәрабәренә килгән. Ветераннарыбыз саны сирәгәйсә дә, аларның батырлыгы онытылмаска тиеш, аларның исемнәре һәйкәлләргә генә түгел, йөрәкләргә дә уелып язылсын иде”, – бу сүзләрне үз чыгышында җирлек башлыгы  Дамир Вәлиев яңгыратты. Чыгыш ясаучылар безгә җиңү язы бүләк иткән каһарманнарга рәхмәт сүзләрен юллады, алар рухына сафка бастырылган һәйкәлгә кызыл канәферләр салды. 

Реклама

Мәдәният хезмәткәрләре һәм мәктәп коллективы әзерләгән концерт программасы тантанага килүче тыл һәм хезмәт ветераннарын, аларның балаларын, оныкларын битараф калдырмады – ирексездән күзләр яшьләнде, бабалары, әтиләре яу кырында ятып калган авылдашлар тарихны оныттырмаучы киләчәк буынга рәхмәт сүзләрен юллады. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев