Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

АКТАНЫШНЫҢ ИМАН  “КАПКАСЫ”:  Районыбызның 55нче мәчете Башкортстан чигендә ачылды (+ФОТОМИЗГЕЛЛӘР)

Изге Рамазан  аеның  алтынчы көнендә Актаныш районында 55нче иман йорты  сафка басып, анда тәүге азан яңгырады. 

Шөкер,  бүген халык  ныклап иманга, дингә тартыла – республика күләмендә ике атнага бер яңа мәчет ачылу да моңа мисал булып тора. 1531 иман йорты – бу Татарстанда теркәлгән рәсми сан.  


Моннан җиде ел элек "Протон-Н" җәмгыяте җитәкчесе Ренат Нуртдинов Актанышка Казан юлыннан керүче һәркемне  иң беренче булып каршы алучы мәчетне төзеткән иде.  11 май көнне Актаныш чигенә - Башкортстан ягына чыгып киткән юл өстендә үз ишекләрен ачкан  “Наил” мәчете тә бертуган Ренат һәм Илшат Нуртдиновларның  иганә ярдәме белән булдырылды.

Ренат Нуртдинов: “Иске Байсар авыл җирлеге территориясендә урнашкан әлеге мәчет 2014 елда ук төзелә башлаган иде.2016 елда Актанышның 57 бистәсендә “Мәүлид”   мәчетен төзеп, файдалануга тапшырдык. Шуңа күрә күпмедер тоткарлык килеп чыкты. Аның каравы, “Наил” мәчетен  изге Рамазан аенда ачу насыйп булды. Күрәсең, шулай язган булган”. 

Ренат әфәнденең күңелендә мәчет салу хыялы күптәннән бөреләнгән булган.  Үзе әйтүенчә, һәр эшнең үз вакыты: 
- Актаныш – минем балаларымның әнисенең кече Ватаны. Нарасыйларыбыз Пучыда белем һәм тәрбия ала. Ул минем өчен дә, балаларым, туганнарым өчен дә якын район. Шуңа күрә дә мәчетләрне Актаныш районында салу буенча ике төрле уй булмады, - ди күп еллар дәвамында районыбызның  “Алтын йөрəкле кеше”се исеменә лаек булган изге күңелле иганәче. 

Район башлыгы  Энгель Фәттахов, дин кардәшләребез, киң җәмәгатьчелек катнашында оештырылган мәчет ачылу тантанасына Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да чакырулы иде. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Актаныш районына махсус рәвештә, саваплы гамәлне тормышка ашыручыларга шәхсән үз исеменнән рәхмәт сүзләрен җиткерергә, дин кардәшләребез белән ифтарда катнашу өчен килгән: 
- 90нчы елларда республикада нибары 23 иман йорты калган иде. Хәзер исә елга 30лап мәчет ачабыз – Рәсәйнең башка бер генә төбәгендә дә мондый хәл күзәтелми. Рамазан аенда мәчет ачу исә аеруча зур савапка ия, - диде Камил хәзрәт Сәмигуллин. Ул бертуган Нуртдиновларга   Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм шәхсә үз исеменнән Рәхмәт хаты тапшырды. 

Татарстан мөфтие республикакүләм ифтар үткәрү көнен дә атады. Ул 25 майга тәгаенләнгән. Татарстанда җиденче ел оештырылып килүче фарыз гамәл быел 15 000 мөселман өчен әзерләнә. Аңа кадәр исә Камил хәзрәт Сәмигуллин Татарстан районнарында булып, дин кардәшләребез белән ифтар мәҗлесләрендә катнашачак. 

Реклама

“Наил” мәчете, беренче чиратта, мосафирлар өчен хезмәт күрсәтәчәк. Биредә имам билгеләнмәгән. Юлда йөрүче дин кардәшләребез иман йортына кереп, намаз укый алачак. Аның якын-тирәсен тәртиптә тоту мәсьәләсен Ренат әфәнде үз җаваплылыгына алды. 

Тантана барышында район башлыгы Э.Н. Фәттахов районның социаль икътисади үсешенә күпкырлы хезмәтен керткән,  Иске Байсар авыл җирлегендә мәһабәт бина – мәчет төзеп сөендергән, район халкына тирән хөрмәт һәм ихтирам күрсәткән Ренат Наил улына Рәхмәт хаты тапшырды.

Мәчетне сафка бастырган төзечеләр исә Актаныш районы имам-мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазинның Рәхмәт хатына һәм түбәтәйләргә ия булдылар.

Тантана кысаларыда “Наил”  мәчетендә  беренче ахшам намазы укылды, дин кардәшләребез өчен  ифтар мәҗлесе оештырылган иде. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев