Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

АКТАНЫШТА АЛТЫН ТУЙЛАР ГӨРЛИ: Ярты гасырдан соң сигез бәхетле пар бер-берсенә булган мәхәббәтен, хөрмәтен раслады (+ ЭКСКЛЮЗИВ ФОТОРЕПОРТАЖ)

Алтын туй - еллар сынавына бирешмәгән олы мәхәббәтнең чагылышы ул. Ярты гасыр бергә яшәү өчен кешеләргә күпме сабырлык, түземлек, акыл, өмет-ышаныч кирәк – сокланырлык гомер юлы бу!

29 май көнне Актаныш районы ЗАГС бүлеге, үзенең матур традициясенә тугры калып, бергә гомер итүләренең 50 еллык бәйрәмен - Алтын туйларын билгеләп үтүче сигез гаиләне үзенә дәште. 

Районыбыз  үзенең йолалары, халкы белән бай. Күркәм юбилярларыбыз да аз түгел. Алар үрнәгендә балаларыбызны тәрбиялибез, киләчәк буынга аларны үрнәк итеп куябыз. 

Гомер итү-үргә менү диләр. Ә үр менү бер дә җиңел түгел, йә кояш пешерә, йә каршыдан искән җил-буран артка төртә. Менә шул чакта яныңда тормыш иптәшең-ышанычлы терәгең булу теләсә нинди авырлыкны да җиңәргә ярдәм итә. Бу сүзләрнең тулы мәгънәсен, мөгаен, тантананың сәбәпчеләре - иңне-иңгә куеп тормыш авырлыкларын җиңеп килгән парлар гына аңлыйдыр.
 
Алтын туй ияләре - Түке авылыннан Бания Сәлах кызы һәм Фирдәвис Нәҗметдин улы Гыйлметдиновлар,  Иске Сәфәр авыл җирлегеннән Венера Кәшби кызы Заянова һәм Зөфәк Давыт улы Шаһзамов, Вәзилә Батыр кызы һәм Хәмитҗан Фадаел улы Фадаеловлар, Мәгъфия Әхмәткамал кызы һәм Рәсим Әмирҗан улы Раянов, Югары Гәрәй авылыннан Миңледәнә Гаяз кызы һәм Индус Минсәлиф улы Әсләмовлар; зөбәрҗәт туй ияләре – Киров җирлегеннән Лена Нури кызы һәм Фирдәвис Солтан улы Шәкуровлар; бриллиант туй хуҗалары – Аеш авылыннан Мөнәвәрә Гыйлметдин кызы һәм Рәзиф Муллахмәт улы, Фатыйма Ситдыйк кызы һәм Сәлимҗан Шәйхелислам улы Исламовлар - парлы тормышка ия мәртәбәле, олуг затлар. Бүген алар янәшәсендә бергә үткән гомер юлының матур чагылышы булган балалары, онык-оныкчыклары да бар иде. Әти- әниләре өчен ихластан сөенеп, горурланып утырды алар. Күңел түреннән чыккан изге теләкләрен иң кадерле кешеләренә юллаганда, инде үзләре шактый өлкәнәйгән йөрәк пәраләре күз яшьләренә ирек бирде –  пар канатлы әти-әниләре өчен сөенүнең билгеләре иде алар. 

Тантаналы чарада юбилярларны башкарма комитет җитәкчесенең  социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева тәбрик итте. 

-  Сез – районның төрле җирлекләрендә гомер кичерүче бәхетле парлар. Инде лаеклы ялда булсагыз да, бүген дә актив тормыш алып барасыз. Үзегезнең матур үрнәктә балалар тәрбияләп үстергәнсез, тормыш юлына бастыргансыз. Хәзер оныклар, оныкчыкларыгызны тәрбиялисез. Тигезлектә, саулыкта гомер итегез. Бәхетле картлык насыйп булсын сезгә, - дигән сүзләр белән, Ләйсән Фоат кызы бәйрәм сәбәпчеләренә район башлыгы Э.Н. Фәттаховның Рәхмәт хатларын һәм чәчәк бәйләмнәрен тапшырды. 

Күркәм парларны ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гөлфинә Баян кызы  котлап үтте һәм аларны почет кенәгәсенә имзаларын куярга чакырды. "Әлеге документ Загс бүлегендә сакланачак",-диде ул. Юбилярлар әлеге имзалары белән бер-берсенә булган мәхәббәтләрен, хөрмәтләрен расладылар кебек. Шушы мизгелдә дулкынлану кичерде алар.

Алтын туйларына җиткән әлеге матур парлар бүген дә яшьлек ямен җуймыйча, үзләре биргән тәрбия җимешләрен татып бәхетле картлык кичереп яшиләр. Шушы матур тормышларының рәхәтен күреп тагын да озын-озак гомер итәргә насыйп булсын иде аларга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев