Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

АКТАНЫШТА - ЯРМИНКӘ: Ял һәм хезмәт бәйрәме уңаеннан район үзәгендә ярминкә гөрләячәк

Райондашларыбызга бәйрәм рухы өстәү максатыннан оештырылган ярминкәдә үзебездә җитештерелгән авыл хуҗалыгы продукциясе киң ассортиментта тәкъдим ителәчәк.

1 май – Яз һәм Хезмәт бәйрәме уңаеннан, 30 апрель, сишәмбе көнне,  актанышлыларны бәйрәм ярминкәсе көтә. 


Райондашларыбызга бәйрәм рухы өстәү максатыннан оештырылган ярминкәдә үзебездә җитештерелгән авыл хуҗалыгы продукциясе киң ассортиментта тәкъдим ителәчәк. 


Ярминкәдә районның авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүчеләр - фермерлар, крестьян-фермерлык хуҗалыклары, шәхси эшмәкәрләр, җәмәгать туклану предприятиеләре сату итәчәк. Сыер, каз ите, казылык, тавык һәм субпродуктлары, сөт һәм сөт продуктларының бик күп төрләре, бал, татар халык камыр ризыклары – болар барысы да сезнең өчен! 

30 апрель иртәсеннән үк старт алачак ярминкәгә – базар алды территориясенә, рәхим итегез, хөрмәтле райондашлар һәм районыбыз кунаклары! 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев