Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Актаныштагы Җиңү парадында атлар да катнашты (+ФОТОМИЗГЕЛЛӘР)

Район халкын, кунакларны таң калдырып, хакимият каршындагы мәйданнан җигүле атлар, сугыш чоры машиналары, хәтта быелгы “ДЖИП СПРИНТ116” автоузышында җиңү яулаган УАЗлар парады үтте.

Актаныштагы быелгы бәйрәм парады шактый үзенчәлекле үтте. Мөгаен, тантананы үз күзләре белән күрүчеләр аңа бик югары бәя бирер. Илнең иң зур бәйрәме Актанышта, чыннан да, киң масштабта, югары әзерлек белән үтте. 


Бәйрәмнең төп кульминациясе парад булды. Колонналарга тезелеп Кадет интернат мәктәбе, гимназия, техникум, 1нче, 2 нче мәктәп укучылары, МЧС, полиция хезмәткәрләре узды. Башка елларда да уза иде алар дияргә ашыкмагыз! Быел алар артыннан мәйданга спортчылар (чаңгычылар, теннисчылар, шахматчылар, хоккейчылар) керде. Аннан соң исә, район халкын, кунакларны таң калдырып, хакимият каршындагы мәйданнан җигүле атлар, сугыш чоры машиналары, хәтта быелгы “ДЖИП СПРИНТ116” автоузышында җиңү яулаган УАЗлар үтте. Бу тамашаны үзгә бер җилкенү белән карады райондашлар. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев