Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

АВЫР ЮГАЛТУ: Актаныш мәгариф отличнигы, фидакарь шәхес Светлана Муллахмәт кызы Әхмәтова белән хушлаша

Актаныш районы зур югалту кичерә.

Актаныш районы зур югалту кичерә. 30 апрель көнне, 73нче яшендә, 40 ел намуслы хезмәт куеп, меңләгән егет-кызларга төпле белем биргән югары категорияле укытучы, бик күпләрнең табигый сәләтләрен ачып, барыр юлларын билгеләгән күренекле остаз, мәгариф отличнигы, дистә елдан артык район инвалидлар оешмасын җитәкләп, аны республика күләмендә таныткан фидакарь шәхес – Россия инвалидлар оешмасының мактаулы әгъзасы Светлана Муллахмәт кызы Әхмәтованың йөрәге тибүдән туктады. 


Районыбызның күренекле шәхесе белән хушлашу бүген, 1 май көнне, оештырыла. С.М. Әхмәтованы РТС бистәсендә урнашкан иске зияратта җир куенына тапшырачаклар.


17 май көнне Светлана Муллахмәт кызына 73 яшь туласы иде...

Актаныш муниципаль район Советы, район башкарма комитеты мәрхүмәнең якыннарының  авыр кайгысын уртаклаша.  Кылган игелекле гамәлләре аның үзенә савабын арттырсын. Авыр туфрагы җиңел, урыны оҗмахта булсын. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев