Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

БЕЗ БАШЛАДЫК: Актаныш районы Сабантуйларына старт Сөн буеннан бирелде (+ЧАРАДАН ФОТОЛАР)

Традицион рәвештә быел да Актаныш районы Сабантуйларына тәүге старт Меңнәр авылының бәйрәм мәйданында бирелде.

Сөн буе Сабантуе дип исем алган игенчеләр бәйрәме быел аеруча купшы оештырылып, ул ут күршеләребез - Башкортстан республикасыннан килгән дәрәҗәле кунаклар катнашында үтте. 

"Чишмә" агрофирмасы хезмәтчәннәре район башлыгы Э.Н. Фәттаховның тәбрик-котлаулары белән беррәтән Яркәй, Бакалы, Дүртөйле районы хакимнәреннән дә хөрмәтләүләр кабул итте. 

Бу көнне Сабантуй мәйданы аша Башкортстан белән Татарстан арасындагы дуслык күпере тагын да ныгыды, бәйрәмне тамаша кылучылар өчен җыр-моң тынып тормады, сәхнә түреннән татар-башкорт халкының милли җырлары яңгырады, дәртле биюләре күңелләрне җилкендерде. 

Мәйданның төп бизәге булган "Чишмә" агрофирмасы кыр батырлары, терлекчеләре хезмәтләренә югары бәя алды. Быел агрофирманың Кыр батыры исемен Әнис Әхмәтов яулады. Батырның иңнәренә тәкә салган мизгелләрне халык алкышларга күмде. 

Сабантуй уеннарында теләге булган һәркем катнашып, үзен батырлыкта, җитезлектә, уңганлыкта сынады. 

Мәйданга җыелган халык өчен татар эстрадасының популяр җырчысы Әнвәр Нургалиев тәкъдим иткән концерт программасы да бик үзенчәлекле бүләк булды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев