Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

БЕЗ БҮЛӘКЛӘР УЙНАТАБЫЗ: Беренче бүләк үз иясен тапты (ТАНЫШ БУЛЫГЫЗ!)

Бәхетегезне сынап карарга һәм газетага язылырга ашыгыгыз.

2019 елның икенче яртыеллыгы өчен “Актаныш таңнары” газетасына язылучылар арасында атна саен нәтиҗә ясап, җиңүчене билгели башлавыбыз хакында алдагы саннарда хәбәр иткән идек.

Беренче бүләккә ия булучы Яңа Кормаш авылыннан Флүдә Гардисламова үзенең бүләген – цифрлы телевидение өчен махсус приставканы мөхәрриятебездән килеп алды. Форсаттан файдаланып без аннан хис-кичерешләре белән уртаклашуын үтендек. 


– “Актаныш таңнары” газетасына һәрдаим язылам. Килүен көтеп алам, һәр битен укып чыгам. Бүләкләр уйнатылуын белгәч, беренче тапкыр бәхетемне сынап карарга булдым. Квитанциянең күчермәсен мөхәррияткә китердем. Үземнең беренче җиңүче икәнемне белгәч бик сөендем. Барлык райондашларга да газетага язылырга киңәш итәм. Район яңалыкларын белеп тору зыян итми, рухи байлык та өстәлә, – ди ул. 


Махсус бүләккә ия булган Яңа Әлем авылыннан Раил Шәйгазамов та үз бүләген килеп алды. Бу атнада да нәтиҗә ясалып, җиңүче билгеләнәчәк. Бәхетегезне сынап карарга һәм газетага язылырга ашыгыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев