Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

БЕЗ ҖИҢҮЧЕНЕ БИЛГЕЛӘДЕК: "Татар кызы -милләтемнең нуры" фотобәйгесенә йомгак ясалды

Мөхәррияттә оештырылган очрашуга килгән Алия исә безне гаҗәпләндерде дә, сөендерде дә – ул, үзенең милләт нуры икәнен раслап, татар кызы образында килгән иде. Афәрин, Алия! 

“Актаныш-информ” МҮ оештырган “Татар кызы – милләтемнең нуры” дип исемләнгән бәйге райондашларыбыз арасында бик тиз популярлашып, милләтебез йөзе булырдай 80гә  якын гүзәл затны үзенә җәлеп итте: балалар бакчасы нәниләреннән алып, мәктәп укучылары да, туташ-ханымнар да бәйгедә үз бәхетләрен сынап карады. 


Татар кызын гәүдәләндергән һәр катнашучыга чиксез рәхмәт сүзләрен җиткерәбез. Калфаклы, яулыклы гүзәлләр арасыннан җиңүчене билгеләү, ай-һай, җиңелләрдән булмады. Безгә хәтта, бәйге шартларының үтәлешен ачыклау өчен,  махсус программаларга да мөрәҗәгать итәргә туры килде – шулай булгач, нәтиҗәләрнең гаделлегенә шикләнер урын юк. 


Җиңүче титулына исә Актанышның беренче санлы мәктәбендә белем алучы Алия Сафина лаек дип табылды. Мөхәррияттә оештырылган очрашуга килгән Алия исә безне гаҗәпләндерде дә, сөендерде дә – ул, үзенең милләт нуры икәнен раслап, татар кызы образында килгән иде. Афәрин, Алия! 


Ул бәйге хакында башта  интернет ресурслардан белсә, соңрак танышлары да бәйгедә катнашып карарга чакырган. “Ятып калганчы, атып калырга кирәк дидем дә, фотосурәтемне күрсәтелгән адреска юлладым. Билгеле, җиңүче исемен яулау өчен шактый тырышырга туры килде – хәер, социаль челтәрләрдә оештырылган бәйгедә җиңүгә  дуслар, танышлар ярдәме белән генә ирешеп була. Милләтебез, татарлыгыбызны саклап калу юнәлешендәге мондый бәйге-конкурслар күбрәк булсын иде. Бик зур рәхмәт сезгә!”- дип, үз фикерләре белән уртаклашты милләтебез йөзе! 

- Алия, ә менә көндәлек тормышта милли киемнәрдән йөрер идеңме? 
- Башкалар да татар киемнәренә өстенлек бирсә, билгеле, мин дә кушылачакмын. Ә болай үзем генә.. мөгаен, юктыр...

Ничек кенә булмасын, Актаныш кызы Алия Сафина -  “Актаныш-информ” оештырган “Татар кызы – милләтемнең нуры” бәйгесенең җиңүчесе. Ә татарлыгыбызны киләчәктә дә  сакларга иде, җәмәгать! Милли йөзебез дә, мода кебек, үткәндә кала күрмәсен! 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев