Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

БЕЗ МОНЫ БУЛДЫРДЫК: Актаныш районы тәүлеклек 200 тонна сөткә чыгуга иреште – хезмәтчәннәребезне ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов тәбрикли

Хөрмәтле Энгель Нәвап улы, Актаныш муниципаль районының хөрмәтле хезмәткәрләре!

 Актаныш 16 июнь иртәсен зур шатлык белән каршы алды. Бу көнне хуҗалыклар тәүлеклек савымны 200 тоннага җиткереп, үз алларына куйган максатка иреште. Шәхси секторлардагы сөтне дә исәпләсәк, бүгенге көндә район 250 тонна сөт җитештерә. Бу – безнең җиңү!

Әлеге уңайдан ТР Президенты Р.Н. Миңнеханов актанышлыларга үзенең рәхмәт һәм хөрмәт сүзләрен ирештерде.

“Хөрмәтле Энгель Нәвап улы, Актаныш муниципаль районының хөрмәтле хезмәткәрләре! Сезне хезмәттәге уңышлары белән соңармын: районда беренче тапкыр тәүлегенә 200 тонна сөт җитештерелгән. Бу барлык актанышлыларның көйле, бердәм эшләве, безнең республикада агросәнәгать производствосын үстерүдә уртак эшкә керткән өлеше. Көндәлек тырыш хезмәтегез, профессиональлек һәм эшкә тугрылыгыгыз өчен рәхмәт белдерәм.Барлык матур эш-гамәлләрегез, изге теләкләрегез тормышка ашсын,сезгә һәм гаиләләрегезгә исәнлек-саулык,бәхетле мул тормыш телим” диелгән хөкүмәт телеграммасында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев