Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

БҮГЕН БЕРДӘМ АГАЧ УТЫРТУ КӨНЕ: Актаныш халкы да әлеге акциягә кушылды (+ФОТОЛАР)

27 апрель - бердәм агач утырту көнендә Актаныш районы хезмәт коллективлары, җирлектә яшәүчеләр агач утырту өмәләрендә катнашты.

Актаныш авылының Советлар Союзы Герое Баян Дәүләтов исемен йөртүче урамда “Бердәм Россия” партиясенең Актаныш районы бүлекчәсе активы да чыршы агачлары утыртты.

Реклама


“Бердәм Россия”сәяси партиясенең Актаныш җирле бүлекчәсе сәркатибе, Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов та өмәдә катнашты: “Язын һәм көзен агач утыртып район үзәген дә, авылларыбызны да яшелләндереп торырга тиешбез. Һәр авылны, һәр шәһәрне агачлар бизәп тора, тирә-юньне кислород белән баета. Актанышыбыз бик матур, яшеллекә күмелеп утыра. Безгә кадәр район белән идарә иткән җитәкчеләрнең яхшылап уйлап, планлаштырып агачлар утыртуның нәтиҗәсе бу. Без әлеге традицияне дәвам итеп, тулыландырып торырга тиеш. Чөнки Актаныш үсә, урамнар , йортлар арта. Җирлектә яшәүче һәркем үз урамына агач утырта икән, димәк Актанышны яшелләндерүгә үзеннән өлеш кертә”. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев