Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

БУ - БЕЗНЕҢ ҖИҢҮ: Актаныш табибы "Беренчел буынның иң яхшы табибы” исеменә лаек булды

"Ел табибы - Ак чәчәкләр 2019" бәйгесендә Рифә Ибраһимовага йөз мең акчалата бүләк бирелде.

(Казан, 14 июнь, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Бүген "Ел табибы - Ак чәчәкләр 2019" бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасында"Беренчел буынның иң яхшы табибы” номинациясе җиңүчесен игълан иттеләр. Ул – «Актаныш үзәк район хастаханәсе»нең гомуми практика табибы Рифә Ибраһимова.

Рифә Ибраһимовага йөз мең акчалата бүләкне Казан мэры Илсур Метшин бирде. Калган ике номинантка планшетка сертификат тапшырылды.

Илсур Метшин Казан шәһәре халкы исеменнән табибларга рәхмәтемне әйтте. "Мәскәүдән кала, Татарстанда иң яхшы табиблар эшли”, - диде ул.

“Минем өчен бу зур бәйрәм. Әнием минем утыз ел шәфкать булып эшләде. Мин һәрвакыт дәресләрдән соң ак халат киеп, үземне табиб булып күз алдына китерә идем”, - дип исенә төшерде балачагын мэр.

"Минем өчен карьера-профессиональлек, белемнәрне, гамәли күнекмәләрен арттыру. Кешеләргә файдалы булырга, авыруларны дөрес диагнозларга һәм дәваларга телим”, - дип әйтте Рифә Ибраһимова.

  • "Ак чәчәкләр" республика бәйгесе Казанда 2008 елдан бирле ел саен уздырыла. Конкурс күренекле татар язучысы Габдрахман Әпсәләмовның ак халатлы табиблар турында язылган "Ак чәчәкләр" романына багышлап исемләнгән. Бәйге һөнәри осталыкны камилләштерүгә өстәмә этәргеч бирүгә, медицина хезмәткәре һөнәренең абруен күтәрүгә юнәлдерелгән.

 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/06/14/188064/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев