Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

БУ МӨҺИМ: Актаныш районы башлыгы Э.Н.Фәттахов беренчеләрдән булып праймеризда катнашты

Бүген иртәнге сәгатьләрдән үк Татарстанда ,шул исәптән Актаныш районында да, алдан тавыш бирүләр башланып китте.

Бүген иртәнге сәгатьләрдән үк Татарстанда ,шул исәптән Актаныш районында да,  алдан тавыш бирүләр башланып китте. 


Аны «Бердәм Россия» партиясе үткәрә. Мәгълүм булганча, Татарстан – көз көне сайлаулар үткәреләчәк төбәкләр исәбендә. Республикада яшәүчеләр быел Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар сайлаячаклар. Алдан тавыш бирү бүгенге көндә «Бердәм Россия» өчен һәр сайлау кампаниясенә әзерлекнең гадәти бер этабы булып тора. Бу партия уставы таләпләрен үтәү генә түгел, ә сайлаучылар мәнфәгатьләрен якларга әзер торучы, халыкның ышанычын яулый алырлык иң яхшы кандидатларны ачыкларга омтылу да.


Праймериз  өчен Актаныш районы  территориясендә бүген барлыгы 7 хисап участогы үз ишекләрен ачты. Участоклар Актаныш үзәгендә  (“Яшьлек” МҮ һәм Ә.Афзалова исемендәге район мәдәният йорты) һәм 5  авыл җирлегендә эшли. 


16.005.01нче хисап участогы Ә.Афзалова исемендәге район мәдәният йортында урнашкан. Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов та беренчеләрдән булып шушы участокка килде. Ул алдан сайлауларда катнашып, әлеге мөһим сәяси вакыйгага үз фикерен белдерде. 


-  Агымдагы елның 8 сентябрендә алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлаячакбыз. Бүгенге праймериз нәтиҗәләре буенча узачак сайлауларда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлыгына кандидатларның йомгаклау исемлеге формалаштырылачак. Гаять мөһим сайлаулар алдында торабыз. Бүген хисап участокларына килгән халык үзе теләгән кандидат өчен тавыш бирәчәк. Праймериз алдыннан, билгеле,  кандидатлар катнашында халыкны борчыган мәсьәләләр буенча фикер алышулар булды. Шәхсән үзем Яр Чаллы  шәһәрендә үткән “Бердәм Россия”  партиясе дебатларында ике тапкыр катнаштым.  Ул мәгариф торышы һәм авылларны саклау  темаларына багышланган иде.  Бүген актанышлылар актив сәяси позициядә булуларын исбатлап, алдан тавыш бирүдә катнашырлар дигән теләктә калам, - диде Энгель Нәвап улы. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев