Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

БУ МӨҺИМ: Фәрит Уразаев татар авылын саклар өчен “Актаныш модел”е терминын тәкъдим итте

Ул Актаныш районының татарлыкны саклауда мөһим роль уйнавын әйтте.

(Казан, 5 июнь, “Татар-информ”, Айгөл Шәйхлисламова). Бөтендөнья татар конгрессы каршындагы татар эшмәкәрләренә ярдәм итү ассоциациясе башкарма директоры Фәрит Уразаев “Актаныш модел”е төшенчәсен кертергә тәкъдим итте. Бу хакта ул “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үткән Ык буе татар авыллары Сабан туе һәм фәнни-гамәли чарага багышланган матбугат конференциясендә әйтте.

Фәрит Уразаев Актаныш районының татарлыкны саклауда мөһим роль уйнавын әйтте. "Ул татар дөньясы өчен уникаль район. Киләчәктә Татарстанда бер татар авылы да юкка чыгарга тиеш түгел, Актаныш районында ничек сакланган, шулай сакланырга тиеш”, - диде ул. 

“Актаныш модел”е башка елга буйларында урнашкан татар яшәгән төбәкләргә дә күчәргә тиеш. Күпмедер күләмдә без аның киләчәген җыеннар форматында күрәбез, ягъни ул икътисади-социаль проблемаларны күтәрә торган проект булып үсеп җитәргә тиеш”, - диде Фәрит Уразаев. 

  • 16 июньдә Актаныш районында Ык елгасы буенда урнашкан 14 районны берләштерүче Сабан туе үтәчәк. Ул өченче тапкыр үткәрелә. Беренчесе 2017 елда Туймазы районының Төмәнәк авылында, икенчесе 2018 елда Азнакайда үткәрелгән. Анда Татарстан, Башкорстан республикалары һәм Оренбург өлкәсенең 14 районыннан кунаклар килергә тиеш.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев