Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

БУ – СЕЗ БҮЛӘК ИТКӘН ҖИҢҮ ЯЗЫ: Актаныш районы башлыгы Бөек Ватан сугышы ветераннары белән очрашты (+ФОТОМИЗГЕЛЛӘР) 

Актаныш районында Бөек Җиңүнең 74 еллыгын безнең белән бергә 15  Бөек Ватан сугышы ветераны, 97 сугышта һәлак булган һәм тыныч тормышта вафат булган фронтовикларның тол хатыннары каршы ала.

Актанышта шундый күркәм традиция бар: Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан район башлыгы җитәкчелегендәге делегация районыбызның Бөек Ватан сугышы ветераннары янына барып, аларның  хәлләрен белешә, Бөек Җиңү өчен рәхмәт белдерә һәм Ил өчен барган көрәшкә күтәрелгән каһарманнарга нык сәламәтлек тели.

7 май көнне Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов 15  Бөек Ватан сугышы ветераны, аларның тормыш иптәшләре белән очрашты.  Сафлары сирәгәйгән ил улларына  Энгель Нәвап улы ТР Президенты тәбрикләмәсен, үзенең  шәхси котлау открыткасын, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгына багышланган бүләк-күчтәнәч  җыелмаларын тапшырды.  Аларның тормыш иптәшләре хөрмәт һәм рәхмәт билгесен чагылдырган  чәчәк гөлләмәләренә ия булды. 

Реклама


Ветераннарыбыз исә район башлыгына даими күрсәтелгән ярдәм һәм кайгырту  өчен рәхмәтләрен ирештерделәр, сугыш вакытында кичергән авырлыклары, совет солдатларының фидакарьлеге турындагы истәлекләре белән уртаклаштылар.


Актаныш районында Бөек Җиңүнең 74 еллыгын безнең белән бергә 15  Бөек Ватан сугышы ветераны, 97 сугышта һәлак булган һәм тыныч тормышта вафат булган фронтовикларның тол хатыннары каршы ала. Җиңү көне уңаеннан аларның  барысына  да күчтәнәч каплары (ашамлык җыелмасы) тапшырылды. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев