Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

БӘЙРӘМ УҢАЕННАН: Актанышлылар Россия көнен спорт мәйданында каршылады (+ 94 ФОТОМИЗГЕЛ)

12 июнь -  Россия көнен актанышлылар, гадәттәгечә, спорт мәйданында киң масштабта билгеләп үтте.

 Актаныш технология техникумының универсаль спорт мәйданчыгында бүген җитәкчеләр мини-футбол һәм волейбол ярышларында көч сынашып, әлеге спорт төрендә җиңүчеләр билгеләнде.

Җирлек башлыклары, мәктәп директорлары һәм хакимият командаларының традицион мини-футбол уенын  карарга килүчеләр мәгариф тармагында һәм хакимияттә хезмәт куючы гүзәл затларыбызның волейбол уеннарын да тамаша кылды. 

Россия көне уңаеннан оештырылган чара ачылышында район Советы аппараты җитәкчесе Альберт  Тимеров,  район башлыгы урынбасары Рәйхан Галимҗанова,  район башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева, “Бердәм Россия” сәяси партиясенең  Актаныш җирле бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Зәһинә Исламовалар катнашты. 

Мини-футбол уены беренче минутлардан ук “кызу” дәвам итте. Җирлек башлыклары бу өлкәдә шактый тәҗрибәгә ия мәктәп директорларына бирешергә теләмәде. Вакыт барган саен уен да ныграк җанланды. Бу мизгелләрне тамаша кылучылар уен барышында икегә бүленде: берәүләр директорлар өчен җан атса, икенчеләре җирлек башлыкларына җиңү теләде.

Теләкәй авыл җирлеге башлыгы Ригел Миңнехановның капкада тору осталыгы бу көнне күпләрне хәйран калдырды. Уен ахырында “Иң оста капкачы” титулына ия булган Ригел Рафис улыннан мондый техникага каян ия булу серләрен сораучылар да аз булмады. 


- Кечкенә вакыттан ук футбол уйнаганда гел капкага бастырып куялар иде – тәҗрибә шуннан гына. Бу спорт төрендә махсус өйрәнүләрем юк, -дип җаваплады ул. 

Хакимият командасы белән мәктәп директорлары арасындагы уен быел да, гадәттәгечә, кискен барды. Командаларның бердәмлеге, үзара җылы, дустанә мөнәсәбәте уеннарга аерым бер күңелле төсмер өстәп торды. Ике як та мини-футболга ныклы әзерлек белән кергән иде. Шулай да хакимият командасы җиңүне үзендә калдырды – мактауга лаек уен күрсәтте алар. 

Быел хатын-кызлар арасында тәүге тапкыр оештырыган волейбол ярышлары да киләчәктә даими төс алыр кебек тоелды.  Гүзәл затларыбыз бүген сынатмады – җиңүче исеме өчен командадагы һәркемгә көчле уен күрсәтергә туры килде.  Көчнең бердәмлектә икәнен исбатлаучы бу уен хакимият командасының җиңүе белән төгәлләнде.  Мәгариф хезмәткәрләренең уены да югары бәяләнде. Киләчәктә исә әлеге мәйданда җирлек башлыкларының командасын да күрәсе килә – авыллар белән җитәкчелек иткән хатын-кызларыбыз волейбол тубын гына,шәт, буйсындырырлар! 


Ике сәгатькә якын сузылган бәйрәм чарасы  ахырында җиңүчеләр билгеләнде. Аларга  грамоталар һәм “Бердәм Россия” сәяси партиясенең   махсус бүләкләре тапшырылды. 


 Уен нәтиҗәләре буенча мини-футболда беренче урынны хакимият командасы яулады, мәктәп директорлары командасы икенче урында, авыл җирлеге башлыклары исә өченче урынга ия булды. Бүген барлык командалар да җиңүче баскычына күтәрелде – җиңелгән командалар булмавы белән дә игътибарга лаек иде чара. Турнир ахырында шулай ук "Иң кыйммәтле уенчы", -"Иң яхшы сакчы", Иң яхшы һөҗүм итүче", "Иң яхшы капкачы" номинацияләрендә дә җиңүчеләр билгеләнде.


Автор өстәмәсе: Ике төр ярышта да хакимият командаларының җанлы, дәртле, кызу уен күрсәтүе юкка булмаган икән. Бүген бит Актаныш районы башлыгы Э.Н. Фәттахов үзенең күркәм гомер бәйрәмен билгеләп үтә. Спорт дөньясында кайнаган, районкүләм спорт чараларында даими төстә беренчелекне яулап килгән башлык өчен үз хезмәткәрләренең мондый матур җиңүе иң шәп бүләк, ләбаса. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев