Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

БӘЙРӘМ УҢАЕННАН: Актанышта сугыш чоры балалары өчен чара оештырыла

Хөрмәтле сугыш чоры балаларын 10.30 сәгатьтә “Агыйдел” дәүләт җыр һәм бию ансамбле бинасында көтеп калабыз! 

Кешелек дөньясы Бөек Җиңүнең 74нче язын каршы алган бу көннәрдә хатер-хатирәләр дә яңара. Бу мизгелләрдә сугыш чоры балаларының күңелләре аеруча нечкәрә, йөрәк сугыш урлаган балачакны  эзли башлый кебек. 

Хәер, ул елларда бала булган буын  бүген инде үзе оныклар сөя. Күңелләрендәге сугыш салган яралары гына шул ук аларның, төзәлә торган яра түгел...

Ел саен Актаныш районы җитәкчелеге әлеге категория  гражданнарны махсус алар өчен әзерләнгән  бәйрәм чарасына дәшә. Быел апа – абыйлар өчен РТС бистәсендәге “Агыйдел” дәүләт җыр һәм бию ансамбле бинасында оештырыла. Гадәттәгечә, балачаклары сугыш чорына туры килгән әлеге буын өчен кайнар чәй, камыр ризыклары әзерләнәчәк.


Алар игътибарына якташыбыз Айгөл Әхмәтгалиева әсәре буенча сәхнәләштерелгән “Сагынган чакларымда” спектакле тәкъдим ителәчәк. Әлеге бүләкне сугыш чоры балаларына “БлагоДарение” " хәйрия фонды ясый. 


Хөрмәтле сугыш чоры балаларын 10.30 сәгатьтә “Агыйдел” дәүләт җыр һәм бию ансамбле бинасында көтеп калабыз! 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев