Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

ЭКСКЛЮЗИВ: ЧАЛМАНАРАТ-СПРИНТ - Сабантуй мәйданында мотоблоклар узышты (ФОТОМИЗГЕЛЛӘР)

Быел Чалманарат авыл җирлегендә үткән Сабантуе тамашачыны чын мәгънәсендә шаккаттырды.

Мәйданда милли уеннар белән беррәттән өр-яңалары да җитәрлек иде. Катнаш, җиң һәм кыйммәтле бүләкләргә ия бул! - Сабантуе иганәчеләре бәйрәмгә матди яктан ныклы әзерлек белән кергән иде. 

Оештыручылар үзләре дә быелгы кыр батырлары бәйрәмендә катнашучылар санының рекордлы булуын билгеләп үтте. Авылдашлар, кайткан кунаклардан тыш күрше-тирә халыкның, Актанышның үзеннән килүчеләрнең күп булуының сәбәбе исә - мотоблоклар, кечкенә тракторлар ярышы. Әйе, әйе, бакча эшкәртергә җайлаштырылган техника бүген Чалманарат Сабантуеның үзгә бер бизәгенә әверелде. Ярышларда катнашыр өчен 4 мотоблок һәм ике трактор гына теләк белдерсә дә, аларны карарга килүчеләр саны йөзләр белән исәпләнде: Шәбез елгасы ярын халык чуарлады – арада ир-атлар да, хатын-кызлар да, балалар да,хәтта өлкәннәр дә күп иде.

Беренче тапкырга әллә ни авырлаштырылмаган трассадан бакча техникасы ике круг әйләнеп,билгеләнгән финишка юл алды. Ярышлар тизлек буенча гына түгел, рухы белән дә “кызу” иде. 

Чалманаратлыларның Сабантуйлары хәзер мондый ярышлардан башка узмас та инде – җитми калды,аз булды, җилкендерде бәйге. Чараның төп иганәчесе “Наратлы” хуҗалыгы җитәкчесе Алмаз Мосабиров та аның дәвамлы булачагын искәртте. 

Икенче елга әзерлек максатыннан ярышта катнашучылар “тимер ат”ларын  экстрималь шартларда да сынап карады. Шунысы игътибарга лаек, ни техника, ни егетләр үзләре сынатмады. “Чалманарат – спринт” җиңүчеләренә кыйммәтле бүләкләр тапшырылып, алар Сабантуй мәйданыннан мактау кругы үтте. 

Мотоблоклар ярышында абсолют җиңүче исеменә Күҗәкәдән Мортазин Алмаз лаек булды. Икенче урында – Шәбездән Әхмәтов Ришат, өченче урын иясе – Ямалыдан Варин Ризван. Дүртенче урын Чалманараттан Мөхәммәтнур Локмановка бирелде. 

Тракторлар ярышында җиңүче титулы Чалманарат егете Нургиз Камалетдиновка насыйп булса, икенче урында- Чалманарат кияве Булат Гомәров.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев