Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

ЭШЛЕКЛЕ КИҢӘШМӘ: Актаныш эшмәкәрләре район башлыгы белән очрашты (+ФОТОЛАР)

29 апрель көнне район Советының утырышлар залында урта һәм кече бизнес вәкилләре, шәхси эшмәкәрләр катнашында чираттагы киңәшмә оештырылды.

 Актаныш районы башлыгы Э.Н. Фәттахов җитәкчелегендә айга бер тапкыр үтеп торучы мондый төр очрашулар әлеге тармак вәкилләре өчен мөһим чарага әверелде –  район җитәкчелеге бүген эшмәкәрләргә   юридик яктан да, белемнәрен үстерү, эшчәнлекләрен нәтиҗәле итү ягыннан да ныклы ярдәм кулы суза. Эшмәкәрләрне борчыган сораулар уртага салып сөйләшенә, проблемалардан чыгу юллары табыла.    

Татарстан Республикасы  Икътисад министрлыгыннан, Татарстан Республикасы Эшмәкәрләргә ярдәм фондыннан чакырылган вәкилләр катнашындагы киңәшмә бүген дә бик җанлы барды. Чарага авыл башлыклары да чакырулы иде. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев