Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

ҖИҢҮ КӨНЕН КАРШЫЛАП: Лилия Хәйдәрова: “ Ул гаять зур югалтулар бәрабәренә ирешелгән җиңү - шуның кадерен белсәк иде!” 

Җиңүнең 74нче язын каршылау уңаеннан, быел да  Бөек Ватан сугышы ветераннарына, сугышта катнашучыларның тол хатыннарына  Татарстан Президентының бүләкләре тапшырылачак. 

Актаныш районы буенча бүләккә ия булучыларның саны 100гә якын.  Кызганычка каршы, Бөек Ватан сугышы ветераннарының сафы елдан-ел сирәгәя. Узган ел 9 май бәйрәмен Актаныш 26 яугир белән каршылаган булса, быелгы Җиңү көненә алар 17 генә. 

Районда беренчеләрдән булып Президент бүләкләрен Актанышбаш авыл җирлегендәге  сугыш ветераннарының тол калган хатыннары кабул итеп алды. Башкалабыз Казаннан юлланган күчтәнәч капларын мөхтәрәм затларга җирлек башлыгы Лилия  Хәйдәрова  тапшырды. Бүгенге көндә алар дүртәү:  икесе Актанышбашта гомер кичерсә, берче – Чөгәнәдә, берсе Ирмәштә яши. 

“Ни кызганыч, җирлегебездә Бөек Ватан сугышы ветераннары калмады. Икенче ел  инде  Җиңү бәйрәмен тыл ветераннары, ветераннарның тол хатыннары, сугыш чоры балалары белән каршылыйбыз. Аларның һәрберсе,  фронтта булмасын, тылда булмасын,  безнең якты киләчәгебез өчен көрәшкән. Сугыш афәтен күргән бу буын алдында без гомер буе бурычлы. Аларга рәхмәтебез чиксез”, - дип, үз фикерләре белән уртаклашты  җирлек башлыгы Лилия Габитҗан кызы. 

2017 елда Актанышбаш җирлекнең соңгы сугыш ветеранын – Әбелмәних Дәүләтовны мәңгелек  йортка озаткан. Якты киләчәк өчен кан койган ветераннарның  исемнәре әлеге  җирлеккә караган дүрт авылда урнашкан  һәйкәлләргә уеп язылып мәңгеләштерелгән. Сүз уңаеннан, һәйкәлләр халыктан җыйналган үзара салым акчаларына сафка бастырылган. 

Реклама

“Балаларыбыз, оныклар онытмасыннар иде ветераннарны. Бүген без бабаларыбыз  фашистлардан яулап алган тыныч тормышта яшибез. Ул  зур югалтулар бәрабәренә ирешелгән җиңү - шуның кадерен белсәк иде”- диде Лилия Хәйдәрова, җиңү көненә барган әзерлек  хакында бәян иткәндә. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X