Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

ИКМӘК ЯЗМЫШЫ ХӘЛ ИТЕЛГӘН МӘЛ: "Таң" хуҗалыгы кырларыннан моң агыла

Такталачык авыл җирлегенең мәдәният хезмәтткәрләреннән торган агитбригадасы күпләргә үрнәк.    Алар беренчеләрдән булып үзләренең хуҗалык уңганнарына матур концерт программасын тәкъдим итеп,таңлыларны яңа җиңүләргә җилкендерде.

Әле кайчан гына тургайлар сайравы астында 2019 ел икмәгенә нигез салган идек, инде  җир уллары – игенчеләр үзләренең еллык хезмәт җимешләрен барлый. Сары гәрәбәдәй орлыкларны күргәч, иң кырыс игенченең дә йөзе елмаюдан яктырып китә – аларның сөялле кулларында  бүген икмәк язмышы,  буразналар белән чуарланган учларында – бернигә дә алыштыргысыз алтын бөртекләр, кояштан каралган йөзләрендә – иртәгәге ипиле таңга ныклы ышаныч!  


Игенченең хезмәте,беренче чиратта, һава шартларына бәйле. Соңгы арада ешайган яңгырлар, көннәрнең кинәт салкынайтып җибәрүе аларның хезмәтендә күпмедер тоткарлык китереп чыгарса да, ел әйләнәсе тырышкан кешенең җыярлык икмәге әйбәт булыр кебек.  Ни дисәң дә, табигать быел да сыный җир улларын, әмма Актаныш игенчесенең  табигать сынауларына да, заман җилләренә дә каршы торырлык какшамас, көчле рухы бар! 


Актаныш районы хуҗалыкларында урып-җыю кампаниясе старт алды.  “Таң” җәмгыяте дә, әлеге дулкынга кушылып, басу-кырларга үзенең егәрле техникасын кертте. Хуҗалыкта урак өсте  борчак сугу, арыш урудан башланды. 


Игенче-механизаторларның  көнне төнгә ялгап эшләве зур мактауга лаек. Авыл кешесе моны белә һәм шуңа күрә кулыннан килгән кадәр хөрмәтен күрсәтә.  Такталачык авыл җирлегенең мәдәният хезмәтткәрләреннән торган агитбригадасы күпләргә үрнәк.    Алар беренчеләрдән булып үзләренең хуҗалык уңганнарына матур концерт программасын тәкъдим итеп,таңлыларны яңа җиңүләргә җилкендерде.


31 июль көнне махсус төшке аш вакытын тәгаенләп килгән җыр-моң хуҗаларын кыр батырлары бик җылы кабул итте.  Киң басулар буйлап гармун моңнары астында уңган хезмәтчәннәргә, киеренке урак өстенә багышланган җырлар яңгырады. 


– Без, игенчеләрнең күңелләрен күрер өчен, ел саен кырга концерт программасы белән чыгабыз, чөнки монда безнең якыннарыбыз да хезмәт куя. Игенчеләргә дан, безнең җырларыбыз аларны алга таба тагын да яхшырак, тырышыбрак эшләргә рухландырсын иде! – ди  бертавыштан мәдәният хезмәткәрләре Илфак Гыйбадуллин,Әфка Мәрдәнов, Зөлфия Арсланова һәм Гүзәлия Шакировалар. 

 
Быел хуҗалыкта мул уңыш фаразлана, ләкин шул ук вакытта, аны җыеп алу, киптерү, чистарту  кеше факторына бәйле. Һава торышына ышаныч юк, яңгырларга әзер тору, киптерү-чистарту җайланмаларын вакытында әзерләү мөһим. 


Механизаторлар үзләре дә уракның уңышлы үтәсенә, хуҗалыкның амбарларында кышлык запасның җитәрлек  буласына ышаналар. Кырдагыларга эш өчен бөтен шартлар да тудырылган, көнгә ике тапкыр ашату каралган, техник хезмәт күрсәтелә, түләү шартлары билгеле. Өстәвенә, хезмәтчәннәрнең ял сәгатьләре дә күңелле үтә. 


-    Икмәк тә, җыр да бергәләп, күмәкләшеп эшләсәң генә була. Кыр батырларына зур көч һәм сәламәтлек телибез. Алар изге эш башкаралар - икмәк үстерәләр. Ипи кискәндә һәркем аның табын түренә нинди зур хезмәт белән менүен онытмасын, игенченең тырышлыгын зурласын иде, - ди бу уңайдан Такталачык авыл җирлеге башлыгы Илһам Шәмсунов. 


Әйе, хуҗалыкларда кылны кырыкка ярыр, бер техниканы бишкә бүләр чак җитте. “Таң” хуҗалыгы да билгеләнгән бурычларын нәтиҗәле итеп тормышка ашыра алыр дигән ышанычта калыйк, чөнки авыл халкында -  хуҗалыкны яңа үсеш баскычына күтәрергә зур теләк һәм омтылыш, җитәкчелек тарафыннан исә һәрьяклы аңлау һәм яклау бар. Ә көчләрне бергә туплаганда һәм шушы рәвешле ярдәм булганда, өметләр,һичшиксез,акланырга тиеш! 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев