Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

ИСТӘЛЕКЛЕ МИЗГЕЛ: Актаныш районының үрнәк гаиләсен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кабул итте (+ФОТОЛАР)

24 август көнне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов хәләл җефете Гөлсинә ханым белән Казан Кремлендә республиканың хөрмәтле, үрнәк гаиләләрен кабул итте.

Тантаналы чарага 51 гаилә чакырылган. Әлеге дәрәҗәле чарада Актаныш районының Иске Байсар авыл җирлегеннән Дәния һәм  Фәнис Гыймаевлар да булып кайтты. 

Рөстәм Миңнеханов Республика көне алдыннан Кремльгә үрнәк гаиләләрне чакыру бик яхшы традиция булуын билгеләп узды. "Без Гөлсинә Әхәтовна белән сезне күрергә бик шат! Гаилә ул - дәүләт нигезе. Гаилә кыймәтләренең бәясе, кадере зур, аларга сакчыл карыйбыз", - дигән сүзләр белән ачып җибәрде Президент мәҗлесне.


Ул үрнәк гаиләләр яшьләргә өлге итеп күрсәтелүен әйтте. Президент күп балалы гаиләләр өчен күп кенә программалар кертелүен искәртте. "Киләчәктә дә Татарстан алдынгы булсын, эше гөрләп барсын. Исәнлек- саулык телим!" - дип төгәлләде чыгышын.

Тантанада Рөстәм Миңнеханов күп балалы дүрт анага "Ана даны" медальләрен тапшырды. Хезмәт династияләре дә билгеләп үтелде. 

 

чыганак: https://tatar-inform.tatar/
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев