Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

КӨН КАДАГЫНДА: Район мәктәпләрендә соңгы кыңгырау чыңлады (ФОТОМИЗГЕЛЛӘР)

25  май көнне районыбызның  чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы тапкыр мәктәп кыңгыравы чыңлады.

Иңнәрендә очар канат тойган укучылар мәктәп, иптәшләре, укытучылар коллективы белән хушлашты.  Район үзәгендәге беренче санлы Актаныш  урта мәктәбендә  узган  бәйрәм тантанасында   район башлыгы  Энгель Фәттахов  катнашты.

-Барлык теләкләрегезнең тормышка ашуын телим: югары уку йортларына укырга керергә, эшкә урнашырга, тормышыгыз сез теләгәнчә булсын, әти-әниләр һәм укытучылар сезнең белән горурлана алсын,- диде район җитәкчесе чыгарылышлыларга мөрәҗәгать итеп.

Укучыларны, беренче мөгаллимнәре һәм әти-әниләре, башлангыч сыйныф укучылары да  тәбрикләде. Чыгыш ясаган һәркем уку елы тәмамлану уңаеннан иң ихлас котлау сүзләрен җиткерде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев