Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

КӨН КАДАГЫНДА: Марат Әхмәтов Актанышта иген басуларының торышын карады ( + БЕЗНЕҢ ФОТОРЕПОРТАЖ ДА БАР)

Бүген Актаныш районына  эш сәфәре белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов  килде. 

Визитның беренче өлешендә  Марат Готыф улы, район башлыгы Энгель Фәттахов белән берлектә, басуларда йөреп, язгы культураларның үсеше белән танышты.  Аннары хуҗалык  җитәкчеләре, җирлек башлыклары белән очрашып, бүгенге вәзгыять турында фикер алышты. 


Марат Әхмәтов хуҗалык җитәкчеләреннән хәлләрен белешеп, бүген аграрийларны иң борчыган мәсьәләләр хакында сорашты. 


Министр быелгы язның үзенчәлекле килүе нәтиҗәсендә шактый районнарда ужым культураларын бозып чәчәргә туры килүен искәртте. Актаныш районы бу яктан зур кыян күрмәвен дә азсызыклады ул. 

Марат Готыф улы актанышлыларның язгы чәчүгә иртәрәк кереп, кыска срокта аны башкарып чыгуларын да уңай бәяләде. 


- Актаныш районы һәрчак игенчелек юнәлешендә горурланырлык уңыш ала торган район. Игеннәрнең бүгенге торышы быел да зур уңыш вәгъдә итә. Һәм без Актанышның тәүлеклек 200 тонна сөткә чыгуын да көтәбез. Моны республика районнары да зур кызыксыну белән күзәтә.   Алга куелган максатка ирешү өчен районның мөмкинлекләре җитәрлек – биредә бу юнәлештә эзлекле эш алып барыла.  - диде Марат Готыф улы. 


Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары бу уңайдан Актанышны үрнәк итеп куйды. “Бөтен республика шулай эшләсә, без Россияне сөткә күмәр идек”, - дигән фикер җиткерде ул. 


Алдагы 10-15 көн эчендә район терлекчеләре максат итеп куелган 200 тонна сөт савуга ирешер дигән ныклы ышаныч бар. Шулай булган очракта, район сөтчелек позицияләрен ныгытып, иң күр сөт савучы 5 район исемлегенә керәчәк. Марат Әхмәтов шулай ук сөткә бәянең тотрыклы булуын да искәртте. 


Гомумән,  республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Актаныш районының терлекчелек һәм игенчелек торышына уңай бәя бирде. Урып-җыю чорында президентыбыз Рөстәм Миңнехановның да Актанышка килүе көтелүен хәбәр итте Марат Әхмәтов. “Көз көне мул уңыш биргән басу-кырларда кабат очрашырга язсын. Сез күрше-тирә районнарга үрнәк”,- дип, сүзен йомгаклады ул. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев