Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

КОНФЕРЕНЦИЯ МИЗГЕЛЛӘРЕ: Актанышта, Бөтенроссия фәнни-гамәли конференция кысаларында, “Ык елгасы бассейнында кеше һәм табигать тарихи үсештә. Актаныш районы: тарих һәм мәдәният проблемалары” темасына фикер алышалар (+ФОТОЛАР)

Конференция иртәнге сәгатьләрдән үк зур җанлылык белән башланып китте. Кунакларны Ә.Афзалова исемендәге район мәдәният йортында теркәгәннән сон, эш секцияләрдә дәвам итте.

Актанышта 16 июнь көнне тарихи вакыйга көтелә- чиста татар районы булган Актаныш Ык елгасы буенда урнашкан 14 татар районын берләштергән Сабан туен  кабул итә. 


Чараның максаты: Ык елгасы буенда урнашкан татар авылларын  берләштерү, аралаштыру, аларны саклап калу. 


Ык буе татар авыллары Сабан туеның мөһим үзенчәлеге бар. Традициягә кергәнчә, бәйрәм алдыннан «Ык елгасы бассейнында кеше һәм табигать тарихи үсештә» дигән фәнни-гамәли конференция гамәлләштерелә. Конференциядә катнашучыларны актанышлылар 14 июнь көнне үк кабул итте. Алар арасында  төбәкне өйрәнүчеләр, галимнәр бар. 


“Ык елгасы бассейнында кеше һәм табигать тарихи үсештә. Актаныш районы: тарих һәм мәдәният проблемалары” темасына багышланган Бөтенроссия фәнни-практик, тарихи-төбәк конференциясе үзенең масштаблары белән таң калдыра. Биредә Россиянең төрле төбәкләреннән җыелган 200гә якын белгеч татар авылларының киләчәген кайгырту, аларны саклап калу,үстерү юлларын эзләү, стратегиясен булдыру юнәлешендә эшчәнлек алып бара. 


Конференция иртәнге сәгатьләрдән үк зур җанлылык белән башланып китте. Кунакларны Ә.Афзалова исемендәге  район мәдәният йортында теркәгәннән сон, эш секцияләрдә дәвам итте: дәрәҗәле галимнәрне, төбәкне өйрәнүчеләрне, тарихчыларны бүген  район үзәгендәге алты үзәк кабул итте. 


Актанышның беренче санлы мәктәбендә үз эшчәнлеген җәелдергән беренче секция “Урта гасырдагы Идел-Урал төбәге һәм Евразия чиктәш территорияләрендә Ык елгасы бассейнында тарихи-мәдәни процесслар. Яңа вакыт” темасына багышланып, чара белән Минзәлә районнан  Н.К. Гафиятов, Чистайдан Р.К. Билалова һәм учреждение директоры Р.Ф. Гыйздатуллиналар җитәкчелек итте. 

Актанышның икенче санлы мәктәбендә оештырылган секция эше Уфа шәһәреннән килгән философия фәннәре докторы, профессор А.Ә. Әхмәдиев, шулай ук Башкортстан  башкаласыннан М.Х. Ибраһимов, мәктәп директоры И.Р. Вахитов җитәкчелегендә үтте. Аның темасы: “ХХ-XXI гасырларда Идел-Урал төбәгенең Ык елгасы бассейнында һәм чиктәш территорияләрендә тарихи-мәдәни һәм социаль-икътисадый процесслар”. 


Сәләтле балалар өчен гуманитар-гимназиядә оешкан секциядә катнашучылар “Кеше һәм табигать Ык елгасы бассейнында һәм Идел-Урал төбәгенең чиктәш территорияләрендә: региональ проблемалар”дигән тема буенча фикер алыштылар. Секция белән төбәкне өйрәнүче Ю.А. Гарнышев, икътисад фәннәре кандидаты Р.Н. Галикеев, ТРның атказанган укытучысы И.Ф. Сафиннар җитәкчелек итте. 


Дүртенче секциянең темасы – “Региональ тарих проблемалары. Идел-Урал төбәгенең Ык елгасы бассейнында һәм чиктәш территорияләрендә авыллар мәдәнияте тарихын өйрәнү һәм язу”.  Ул Актаныш технология техникумында гамәлләштерелде. 


“Яшьлек” МҮнә җыелган конференция кунаклары Ык һәм Идел-Урал елгалары бассейны төбәкләрендә туып-үскән күренекле эшлеклеләр һәм аларның эшчәнлеге хакында сөйләштеләр. Секция белән  ТР атказанган мәдәняит хезмәткәре М.М. Гарипов, төбәкне өйрәнүче А.Ф. Ямаева, Актаныш районы мәгариф итарәсе башлыгы Н.Р. Шәфыйкова җитәкчелек итте. 


Актаныш районы Туган якны өйрәнү  музее бүгенге конференциядә катнашучыларның алтынчы секциясен үзендә кабул итте. “Төбәкне өйрәнү, экологик эшчәнлек, укыту дисциплиналары” темасы астында үткән чара шулай ук эшлекле төстә дәвам итте.


Секцияләр эшчәнлегендә  катнашучылар фәнни докладлар белән чыгыш ясадылар, күтәрелгән тема буенча фикер алыштылар, аның әһәмиятен билгеләделәр. Чара ахырында эшчәнлеккә нәтиҗә ясалып, һәр секциядәге аерым вәкилләргә Рәхмәт хатлары тапшырылды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев