Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

МАТУР КИЛӘЧӘККӘ ЙӨЗ ТОТЫП: Актанышта “Безнең ишегалды” проекты кысаларында җәмәгатьчелек белән очрашулар дәвам итә (+ ФОТОЛАР)

Шунысы игътибарга лаек, проект гамәлгә кертелгәч, Актаныштагы нәкъ менә шушы ишегалды беренче булып яңарыш кичерәчәк. 

“Безнең ишегалды” дип аталган яңа республика программасын актанышлылар да бик җылы кабул итте.  Татарстанның шәһәр һәм районнарын төзекләндерүгә йөз тоткан проект кысаларында Актанышта биш ишегалды яңартылыр дип көтелә. 

Искәртеп үтәбез, программа Рөстәм Миңнеханов тарафыннан «Бердәм Россия» инициативасы буенча кабул ителгән. Гамәлдә булу срогы - биш ел. Гомумән, республикада берничә максатчан проект эшли, алар кысаларында шәһәр һәм авыллар үз территориясенең тышкы кыяфәтен һәмфункциональлеген яхшырту өчен Татарстан казнасыннан акча ала. 

30 июль көнне Актаныш авылының 8 кварталы дип йөртелгән ишегалдында  Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Альберт Хәбибуллин катнашында  җәмәгатьчелек белән чираттагы очрашу үтте. 

Ленин проспектындагы 37, 38, 106, 106А, 117, 119, 122, 125, 126, 126А нчы күпфатирлы йортларны, Җиңүнең 30 еллыгы урамындагы 104, 104А, 124нче санлы, Төньяк урамындагы 103, 120нче йортларны үз эченә алган квартал – үзәктәге иң зур ишегалды.  Шушы күпфатирлы йортларда 51 подъезд, 513 фатир исәпләнә. Аларда 800дән артык кеше яши. 

Биредә яшәүчеләр йорт яны территориясен һәрвакыт тәртип, чисталыкта тота, әмма бүгенге көндә ишегалдына комплекслы ремонт кирәк. Биредә юлларны, машина кую урыннарын, балалар мәйданчыгын яңартасы бар. Шуңа күрә дә актанышлылар “Безнең ишегалды” проектына зур өметләр баглый. 

Очрашу барышында шушы ишегалды территориясенә караган фатир хуҗаларыннан шактый теләк-тәкъдимнәр керде. Һәркемнең фикере ишегалдын реконструкцияләү концепциясен эшләү беркетмәсендә теркәлде. Шунысы игътибарга лаек, проект гамәлгә кертелгәч, Актаныштагы нәкъ менә шушы ишегалды беренче булып яңарыш кичерәчәк. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев