Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

МИЛЛИ БӘЙРӘМЕБЕЗ ЯКЫНЛАША: Авыл Сабантуйларына рәхим итегез!

Бу атна халкыбызның иң яраткан һәм көтеп алган бәйрәме – Сабантуйлар атнасы.

Сабантуйларны 7 июнь көнне Сөн буе Сабантуе башлап җибәрә. Ул 16.00 сәгатьтә Меңнәр авылында узачак.

Шушы ук көнне Куянда 17.00 сәгатьтә, елдагыча матур бәйрәм тантанасы көтелә.

Күпчелек авыл җирлекләрендә Сабантуй бәйрәме 8 июнь, шимбә көнне, иртәнге якка билгеләнгән. Мәсәде һәм Карт авылларында15.00, Иске Җияштә – 17.00 сәгатьләрдә авылдашлар һәм кунаклар бер мәйданга җыела. 


9 июнь, якшәмбе көнне Адай, Уръяды, Тыңламас, Түке, Яңа Кормаш, Усы авылларында Сабантуй батырлары ачыклана. Очраштыра, кавыштыра, алдагы җәйләргә кадәр дәрт-дәрман, көч-куәт, илһам бирә торган, онытылмаслык кадерле мизгелләр бүләк итүче Сабантуйга рәхим итегез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев