Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

"РОССИЯ ЧАҢГЫ ЮЛЛАРЫ"НА КУШЫЛЫП: Актанышта киң масштаблы чаңгы бәйрәме үтте

Актаныштагы чаңгы бәйрәмендә үзләренең гомер бәйрәмен каршылаучы райондашларыбыз чаңгы спортын үз итеп килгән халыктан коллектив котлаулар кабул итте.

Елдагыча, Актаныш районы “Россия чаңгы юллары”  акциясенә кушылды. Башка еллардан аермалы буларак, быел һәр җирлек чаңгы юлын үзендә “шомартты”. Район җитәкчелеге катнашында стар алган ярышларда шул рәвешле, теләге булган һәркем  катнаша алды. Билгеле, районыбыз бик теләп кушылган “Россия чаңгы юллары”  акциясенең иң масштаблысы Актанышның үзендә үтте. Чарада район башлыгы Э.Н. Фәттахов шәхсән үзе катнашты. 

Шунысы игътибарга лаек, сәламәт яшәү рәвешен даими пропагандалаучы Энгель Нәвап улы, ,  җитәкчеләр төремендә ярышып, күпләрне сокландырып, финишка беренче килде.


Актаныштагы чаңгы бәйрәмендә үзләренең  гомер бәйрәмен каршылаучы райондашларыбыз - “Лачын” боз спорт сарае җитәкчесе Рамил Галиев һәм Актанышның 2 нче мәктәбенең физкультура укытучысы, чаңгы спорты буенча тренер Ришат Нуриәхмәтовлар- чаңгы спортын үз итеп килгән халыктан коллектив котлаулар кабул итте. 


Балалар бакчасы нәниләре башлап җибәргән узышларга мәктәп укучылары, урта һәм өлкән буын вәкилләре кушылды. Һәр яшь төркемендә җиңүчеләр билгеләнеп, алар чара ахырында  дипломнар һәм истәлек бүләкләре белән хөрмәтләнде. 
 

 

фото Актаныш муниципаль районының мәгълүмат үзәгеннән алынды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев