Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

СПОРТ ҺӘМ БЕЗ: Актаныш укучылары ГТО нормаларын тапшыра (+ФОТОЛАР)

Бүген мәктәп укучылары арасында ГТО нормаларын тапшыру буенча Җәйге фестивальнең район этабы уза. Районда иң көчле дип табылган егет-кызлар республика этабында катнашачак.

11-12, 13-15 яшьлек укучылар ГТО нормативларының 3, 4 баскычларын үтү өчен  алты спорт төре (йөзү, турникта тартылу, гәүдәнең сыгылмалылыгы,  пневматик винтовкадан ату, 150 граммлы тупны ераклыкка ату, 60, 1500, 2000 метрга йөгерү) буенча үз сәләтләрен күрсәттеләр.
 
Нигезләмә буенча, Җәйге фестивальдә район җирлегендәге һәр мәктәп тә катнашырга тиеш. Урта мәктәп  - 8 укучы, төп мәктәп 4 укучы белән ГТО нормаларын тапшырырга бурычлы. 

Үзәк стадионда иртәнге сәгатьләрдә үк старт алган фестивальнең ачылышында район мәгариф идарәсе башлыгы Нәфисә Шәфыйкова, аның урынбасары Айнур Гыймадиев катнашты. 

Реклама

Нәфисә Рим кызы барлык катнашучыларга да ГТО нормативларын югары күрсәткечләр белән үтәп чыгуны теләде. Иң-иң дип табылган укучыларның  республика күләмендә Актаныш данын яклап, Татарстан җыелма командасы составына керү мөмкинлеге барлыгын да искәртте ул. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев