Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

ТАРИХИ МИЗГЕЛ: Актанышта ике республиканың китап нәшриятлары арасында килешү имзаланды (+ФОТОЛАР)

Эшлекле очрашу кысаларында ике яклы килешү имзаланып, Татарстан һәм Башкортсан китап нәшриятлары киләчәктә дә тыгыз элемтәдә эшләргә сүз куешты. 

Бүген Актаныш  дәрәҗәле кунаклар кабул итте:  районга эшлекле сәфәр кысаларында Татарстан китап нәшриятының генераль директоры Илдар Сәгъдәтшин һәм Башкортстан Республикасының З.Биишева исемендәге “Китап” нәшрияты  директоры Илһам Яндәүләтовлар килде. 
Очрашуның максаты: ике нәшрият арасындагы хезмәттәшлек турындагы килешүне яңарту иде. 

Актаныш районы хакимият бинасында оештырылган очрашуда  чиктәш республика кунакларын район башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева сәламләде. Ул нәшрият җитәкчеләренә Актаныш районы башлыгы Э.Н. Фәттаховның сәламнәрен һәм истәлек бүләкләрен ирештерде. 


Эшлекле очрашу кысаларында ике яклы килешү имзаланып, Татарстан һәм Башкортсан китап нәшриятлары киләчәктә дә тыгыз элемтәдә эшләргә сүз куешты. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев